Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хуҗалыклары дөрес ашатып, максатчан үстерә

Күшәр авылы клубында район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, күмәк хуҗалык рәисләре, зоотехниклары, мал табиблары катнашында җыелыш узды. Катнашучылар форматыннан чыгып ук, җыелышның терлекчелеккә багышлануын аңлагансыздыр. Темасы "Алты айга кадәрге терлекләрне дөрес итеп ашату, ягъни, максатчан үстерү", дип аталды. Биредә идарә белгечләре терлекләрне фән нигезендә ашатырга,...

Күшәр авылы клубында район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, күмәк хуҗалык рәисләре, зоотехниклары, мал табиблары катнашында җыелыш узды.

Катнашучылар форматыннан чыгып ук, җыелышның терлекчелеккә багышлануын аңлагансыздыр. Темасы "Алты айга кадәрге терлекләрне дөрес итеп ашату, ягъни, максатчан үстерү", дип аталды. Биредә идарә белгечләре терлекләрне фән нигезендә ашатырга, яңа технологияләр кулланып тәрбияләргә өндәп чыгыш ясадылар. Болар һәрдаим күз уңында булырга тиеш.

Сер түгел, бүгенге терлекчелек ябык түгәрәк кебек: мул һәм сыйфатлы сөт саварга теләсәң, терлекне бозау вакыттан ук яхшы итеп тәрбияләргә кирәк, ә моның өчен, үз чиратында, мул итеп, сыйфатлы сөт савып алырга кирәк. Сөтне сыйфатлы һәм күп итеп җитештерү өчен яңадан-яңа сәбәпләре дә туып тора аның. Әйтик, сөт ашамлыкларына регламент кабат катгыйланды. Димәк, сөтнең сыйфаты яхшы гына түгел, бик яхшы булырга тиеш. Моны ветеринария станциясе белгечләре дә контрольгә алалар. Уртак тырышлык белән район терлекчелеге республика күгендәге үз урынын югалтмас, киресенчә, тагын да ныгытыр дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев