Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә иң әйбәте...”– Мәскәү тикшерәчәк!

Хәрби хәзерлек " Сез иң әйбәте..." - Мәскәү тикшерәчәк! Шимбә көнне Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатында киңәшмә булды. Анда ике районның да авыл җирлекләрендә хәрби әзерлек мәсьәләләре буенча эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан хәрби комиссариатының контрактчыларны сайлап алу пункты офицеры Рөстәм Сафиуллин һәм контракт буенча хезмәт...

Хәрби хәзерлек

" Сез иң әйбәте..." - Мәскәү тикшерәчәк!

Шимбә көнне Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатында киңәшмә булды. Анда ике районның да авыл җирлекләрендә хәрби әзерлек мәсьәләләре буенча эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан хәрби комиссариатының контрактчыларны сайлап алу пункты офицеры Рөстәм Сафиуллин һәм контракт буенча хезмәт итүче Рәсим Гафуров та катнашты. Нәкъ менә Рөстәм Риф улы хәрби комиссариатның эшенә бәя биреп : "Сез иң әйбәте!" - дип бәяләде. Узган елгы эш нәтиҗәләрен тикшерү барышында хәрби комиссариатның, Татарстан буенча иң югары балл җыеп, беренчелекне алуы турында хәбәр иткән идек. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов киңәшмәне башлап, "Бу безгә зур җаваплылык йөкли. 2015 елның эше буенча 2016 елның февраль- апрель айларында безне тикшерәчәк Мәскәү. Моңа кадәр булган тикшерүләр барышында күрсәтелгән кимчелекләрне бетереп, аңламаганын безгә килеп сорап, документацияне карап, плакатларны яңарта башларга кирәк, үрнәкләре бар, субвенция акчасы каралган. Картотеканы эшләп, карап бетерәсе бар. Бөтен район тикшерелми, ике районнан да 2 авыл җирлеге, 2 оешма тикшерелә. Безнең мондый тикшерүләрне күргән бар, алар вакланып тормый, бармак белән исемлеккә төртеп күрсәтәләр дә, "Киттек шунда", дип, барып бөтен эшне карап, актарып, тикшереп чыгачаклар. Аңа кадәр 2015 ел дәвамында безне башта Татарстан хәрби комиссариаты тикшерәчәк, алар "бездә яшәячәкләр", аннан соң округ, бер 5 мәртәбә киләчәкләр. Бөтен документлар, аеруча хәрби учет каралачак. Шуңа күрә барына да әзер булып торырга кирәк", - дип аңлатып үтте. Үзара сөйләшеп, киңәшләшеп тә алдылар. "Тотса Мәскәүләр якаң..." әллә ниләр эшләрсең, уен түгел...

Армия эшсезлектән котылу чарасы да булмагае

Җыелыш барышында кем нәрсә турында уйлагандыр, ә мин Рөстәм Риф улы контракт хезмәте турында, аның уңайлыклары турында сөйләгәндә дә, армия тормышындагы соңгы яңалыклар турында документаль фильм караганда да, әнә шул хакта уйлап утырдым. Россиядә 295 мең кеше контракт буенча хезмәт итә икән, шуның 64 проценты - югары белемлеләр, 91 проценты -30 яшьлекләр. "Үзләре теләп китүчеләр дә елдан ел арта",- дип сөйлиләр. Чарасыз калучыларга бер дигән хәлдән чыгу чарасы булырга мөмкин хәзер армия хезмәте. Күз алдымнан иртә таңнан Казан ягына тезелешеп киткән машиналар, эшсез калган яшьләр, бер гаиләдә өч егет үстерүче гаиләләр килде. Яшәү шартлары бар кешенеке дә бертөсле түгел, берәүләр майда йөзсә, икенчеләр тиен саный. Шуның өстенә кризиска сылтап кыскартулар, хезмәт хакларын кисү дә беребезгә дә сер түгел. Ипотека, фатир алу турында авыл балаларына сөйләшеп тә торасы түгел. Ә монда бер дигән мөмкинлек. Контрактка язылып кит тә, күпме проблема хәл ителә, әле әти-әниеңә дә булыша аласың. Даими бирелә торган хезмәт хакы, ким дигәне дә 25 мең сумнан башлана, бушка киендерәләр, бушка ашау, гаилә белән киләләр икән тору урыны бирелә. Тулай торакта яши ала , алай теләмәсә, берничә егет сөйләшеп фатирга кереп тора ала, моның өчен -3600 сум акча, гаиләлеләргә, әгәр баласы бар икән, торак өчен 5600сум акча каралган. Балалар бакчалары, мәктәпләр бар, түләү 50 процент ташлама белән. Казаннан ерак киткән саен хезмәт хакы арта, командировка акчасы да түләнә. Беренче контрактның срогы - 3 ел, икенчесе -6 ел. 3 елдан соң -- кредит, 6 ел хезмәт итүчегә фатир алу өчен бушлай 3,5 миллион сум акча бирелә. Арча районының Кенәр авылы егете быел шушы сумманы алган. Әле укуын да дәвам итә, сессия вакыты, укучыга ике тапкыр сессия вакытында түләүле 30 көн ял бирелә. Юллар да түләнә, гаилә әгъзалары да бушлай йөри . 10 ел хезмәт итсәң, фатир үзенә кала һәм аны Россия территориясенең төрле почмагыннан алырга мөмкин. Пенсиягә дә иртә чыгалар, пенсия акчасы 14 меңнән дә ким түгел, бу сумманы безнең хәрби комиссар да ала. Тагын бер мөмкинлек, әгәр армиягә китәсе егетнең , югары белеме булса, "Армиягә бармыйм, контракт буенча китәм дисә, анысы да мөмкин, тик ул 2 ел хезмәт итәчәк, шул ук 20 мең хезмәт хакын алып, әле үзенчә яшәү мөмкинлеге дә өстәлә. Кызыктыра билгеле. "Контракт хезмәтендә гомере өзелүчеләр күпме", - дип сорыйм Рөстәм Риф улыннан. "Юк, барысы да исән-сау. Авырый калса, Һәр частьта санчасть, лазарет бар. Анда ул үзе дә, гаиләсе дә бушлай дәвалана. Әгәр травма ала икән, бармагы сынса, мәсәлән, иминиятләнгән булса, солдатлар барысы да иминиятләнә, табиблар экспертиза нәтиҗәсе буенча 3 миллионга кадәр акча алырга мөмкин. Бу күпме хезмәт итүгә карамый.", - ди аңлата. "Тадҗикстанда 1 ел 3 елга санала, дидегез. Анда сугыштыр инде". "Юк, 1991 елдан тыныч анда. Анда 9000 кеше бар, без чыксак, безнең урынга Америка солдатлары кереп тулачак, шуңа чыкмыйбыз.",- ди офицер. Яшәү өчен бар шартлар да бар, 600 дән артык егет хезмә итә, татарча сөйләшәләр, хезмәт хакы 50 мең сумнан дип тә өсти. Һәр айның 10 числосында ял итәме ул, хезмәт итәме армиядә хезмәт хакы бирелә. Ни өчен язам? Быел ике районнан контракт хезмәтенә 31 кеше кабул итәчәкләр. Узган елгы план 103 процентка арчалар исәбенә үтәлгән. Теләүчеләр булса, хәрби комиссариатка мөрәҗәгат итә аласыз. "Хезмәт итү урынын үзләре сайлый алалар, Кара диңгездән Тын океанга кадәр. Мин барлык частьлар буенча йөреп торам, проблемалары булса булышабыз, кайтып кергәнем юк,- дип тә ачыклык кертте офицер. -Тагын авылларда чит ил гражданнары яши, үзбәкләр бар. Алар да китә ала контракт хезмәтенә". Рәсим Гафуровның чыгышы да бик кызыклы, үтемле булды. Ул да контракт хезмәтенең өстенлекләренә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев