Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә игенчесе, хәерле сәгатьтә

Быел күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны ашлама белән тукландыру артык проблемалы булырга охшамаган. Монда язның кинәт һәм иртә килүе дә, басуның кипкәнен көтеп тормыйча, бик тиз йөрүче "Томан" техникасының да йогынтысы зур булды. 28 апрель көнне "Күшәр" хуҗалыгында өстәмә мәгълүматлар да алырга насыйп булды. Әлегә җир әзерлиләр, хәзер сирәк күренеш - аммиак...

Быел күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны ашлама белән тукландыру артык проблемалы булырга охшамаган. Монда язның кинәт һәм иртә килүе дә, басуның кипкәнен көтеп тормыйча, бик тиз йөрүче "Томан" техникасының да йогынтысы зур булды.

28 апрель көнне "Күшәр" хуҗалыгында өстәмә мәгълүматлар да алырга насыйп булды.

Әлегә җир әзерлиләр, хәзер сирәк күренеш - аммиак суы кертәләр. Моны "Т-150" тракторында Фәнис Сәгыйтов башкара. Артыннан "Т-75" белән Илфар Шакиров тырмалап бара. Аммиак суын "МТЗ-82"дә Радик Гайнуллин чыгара. Хуҗалык агрономы Динар Гарипов та биредә.

- Тукландыруны тәмамладык, 850 гектар уҗымны "Томан" 20 сәгать эчендә йөреп чыкты, - дип, елмаеп каршы алды агроном.

Аннан тыш, 833 гектарда күпьеллыкларны тырмалап, тукландырганнар.

Иң куанычлысы:

- Иртәгә чәчүгә чыгабыз, - диде. Хәерле сәгатьтә булсын!

Агроном сүзләренә караганда, 1353 гектарда бөртеклеләр - арыш, борчак, солы, шул исәптән бөртеккә 160 гектар җирдә кукуруз чәчәргә планлаштыралар. Барысы 4 агрегат җәлеп ителә: "МТЗ-1221" тракторлары йөртүче Зөлфәт Нигъмәтҗанов, Вәзыйх Галиев, Илфар Минһаҗев һәм Рафил Мәүгыйзовка ышаныч зур биредә. Барысы да "СЗП-3.6" агрегатлары тага.

Быелгы чәчүнең бер аермасы бар - чәчүлек арпаны тулысынча, шул исәптән беткә каршы да агулаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев