Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә имам-мөхтәсибе белән әңгәмә

Быел рамазан ае, ягъни, ураза тоту 6 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу турыда районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевтән сораштык.

- 5 июнь көнне кичтән беренче тәравихне укыйбыз, - диде ул.

Шушы көннәрдә районга җөмһүриятебез Диния Назәратенең баш казые Җәлил хәзрәт килеп киткән. Аның эшлекле сәфәре Әтнә мөселманнары белән очрашып, ураза тоту һәм аның нечкәлекләре белән таныштыруга багышланган. Наил хәзрәт әнә шул хакта сөйләде.

Мәкаләне Тәравих намазы хакында язып башлавыбыз юкка түгел. Хәзрәт әйтүенчә, Хәнәфи мәзхәбендә аны 20 рәкәгать уку кирәк. Әйтик, 8ен мәчеттә укыган мөселман, калган 12сен өендә булса да укый ала. Чөнки Аллаһы Сүбхәнәкә вә Тәгалә рамазан аенда укыган нәфел намазын да фарыз дәрәҗәсенә күтәрә. Шуңа күрә бу айда күп итеп гыйбадәт кылырга, Коръән укырга кирәк.

Аннан соң, монда тагын бер нечкәлекне искә алу урынлы булыр. Әйтик, кичке 9ларда авыз ачкач, кичке 10.00 тирәсендә мәчеткә барып ястү намазын укыйбыз. Моннан соң, 20 рәкәгать тәравихне укып, бераз Коръән дә укысак, сәхәр ашар вакыт та килеп җитә. "Шулай хәерлерәк булыр", - ди Наил хәзрәт. Ә инде сәхәргә кадәр ятып алыйк дисәк, озак йокларга туры килмәячәк - сәхәр вакыты килеп җитә. Нәтиҗәдә, йокы да туймый, өстәвенә, миңгерәүләнү хисе дә туа.

Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәү яки башка җитди сәбәп белән Ураза тота алмаучы мөселманнар да булырга мөмкин. Андыйлар өчен фидия сәдакасы суммасы 200 сум тәшкил итә. Җәлил хәзрәт: "Авыручы ураза тоту урынына фидия бирсә, хәерлерәк", - дигән. Рамазан аенда зәкәт бирү дә хәерле гамәл санала. Әгәр дә берәүнең ел дәвамында җыелган 224 мең сум акчасы булса, зәкәт бирүе хәерле. Фитр сәдакасы суммасы да билгеле: 21600 сум акчасы булучының фитр сәдакасы бирүе вәҗиб гамәл. Ул бай саналмаган мөселман өчен 100 сум гына, ә менә байлар 600 сум исәбеннән бирсәләр яхшы.

Иң мөһиме - ураза тоту үз-үзеңне тыю һәм Коръәндә әйтелгәнчә яшәү юлы белән һәр мөселман кешесенә гаять уңай тәэсир ясый, рухи яктан көчлерәк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев