Әтнә инспекторларыннан котылып булмый
Машина йөртү таныклыгы да, шул ук вакытта исерек килеш руль артына утыручылар да ешаеп киткән соңгы арада. Район үзәгендәге бер авылда кичке уеннар узасын әйтеп, ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев үзе белән юллардагы тәртипне карарга чакырды. Ә нәрсә?! Карап карыйк. Соңгы вакытта исерек килеш руль артына утыручылар кимегән дә кебек. Хәер...
Машина йөртү таныклыгы да, шул ук вакытта исерек килеш руль артына утыручылар да ешаеп киткән соңгы арада. Район үзәгендәге бер авылда кичке уеннар узасын әйтеп, ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев үзе белән юллардагы тәртипне карарга чакырды. Ә нәрсә?! Карап карыйк. Соңгы вакытта исерек килеш руль артына утыручылар кимегән дә кебек. Хәер кебек кенә икән. Берәр сәгать вакыт үттеме икән, инспектор "унлы" машинасын туктатты. Ә руль артында утырган шофер исерек, шул ук вакытта машина йөртү таныклыгының булмавы да ачыкланды. Ул больницага барудан да баш тартты. Шулай итеп, әлеге шофер өчен бәйрәм тәмамланды. - Шушы өч көн эчендә дүрт шоферны тоткарладык. Руль артында исерек булудан тыш, өчесенең машина йөртү таныклыгы да юк иде. Ә бүген иртәнге якта "К-700" тракторы капланды. Йөртүчесе исерек. Тән җәрәхәтләре алып, больницага китерделәр үзен, - диде Фәнил көндезге эш вакытындагы юлдагы тәртип турында әйтеп. Ни кызганыч, шушы көннәрдә тоткарланган шоферларның һәркайсы да үзебезнең районнан. Күпме генә әйтелсә дә, сөйләнсә дә, шоферлар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев