Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә коммуналь хуҗалыгы лицензия алачак

Үз карамагында унбиштән артык фатирлы торак йорт булса, аның белән идарә итәр өчен идарәче компаниянең лицензиясе булу зарур. Әлеге төр документ булмаса, 1 майдан идарә итү хокукы югала. Безнең коммуналь хуҗалык карамагында исә мондый өч йорт бар. "Идарәче компания лицензиясе алыр өчен документлар һәм имтихан тапшырдык, шушы арада лицензияле булачакбыз",...

Үз карамагында унбиштән артык фатирлы торак йорт булса, аның белән идарә итәр өчен идарәче компаниянең лицензиясе булу зарур. Әлеге төр документ булмаса, 1 майдан идарә итү хокукы югала. Безнең коммуналь хуҗалык карамагында исә мондый өч йорт бар. "Идарәче компания лицензиясе алыр өчен документлар һәм имтихан тапшырдык, шушы арада лицензияле булачакбыз", - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Халыкка шунысын да җиткерик, җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, лицензиянең файдасы булырга, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты үзгәрергә тиеш; бәяләргә, түләүләргә йогынты ясамаячак. Озакламый төзекләндерү максатыннан, ике күпфатирлы йортка "отмостка" ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев