Әтнә конферанслары Казан сәхнәләрен яулады
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең быелгы сезонына да нокта куйдык. Шатланып, горурланып, әлбәттә. Районыбызның яшь конферанслары ярдәмендә Казан сәхнәләрендә Әтнә районы дигән сүзләрне ишетергә насыйп булды. Быел "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона турыннан 7 чыгыш Казанда узасы финалга чыккан иде. Биредә жюри иләге аша кабат узып, бары тик 3 чыгыш кына пъедесталга үтте. Сәнгать мәктәбе...
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең быелгы сезонына да нокта куйдык.
Шатланып, горурланып, әлбәттә. Районыбызның яшь конферанслары ярдәмендә Казан сәхнәләрендә Әтнә районы дигән сүзләрне ишетергә насыйп булды.
Быел "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона турыннан 7 чыгыш Казанда узасы финалга чыккан иде. Биредә жюри иләге аша кабат узып, бары тик 3 чыгыш кына пъедесталга үтте. Сәнгать мәктәбе укучылары Алмаз Бадиков белән Мәдинә Хәкимова УНИКСта чыгыш ясап, II урынга лаек булдылар. "Бәллүр" кызлар ансамбле III урынны алдылар. Ә конферанслар Булат Мөхәмәдҗанов белән Ильвина Галиева "Пирамида" күңел ачу үзәгендә чыгыш ясап, II урын алдылар. Алдылар, яуладылар, дип яздым да уйга калдым. Шушы сүзләр артында никадәр хезмәт ятканын, әлеге казанда кайнаучылар гына яхшы беләдер.
УНИКСта барган финал, суперфиналлардан безнең конферансларның төшеп калмаганын белгәч, җитәкчесе Алсу Хәкимованың дулкынланып шалтыратканы әле дә исемдә. "Гөлнар, ура, без үттек", - диде ул. Әйе, үттеләр. Республикабызның төрле районнарыннан килгән талантлы йолдызчыклар белән бергә, гала концертларда чыгыш ясау мөмкинлеге алдылар. Пирамида үзәгендәге котлаулар барышында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала концертын алып баручы Дмитрий Платонов Булат белән Ильвина чыгышын "Ел ачышы" дип билгеләде. Әлеге дуэтның киләчәге бик өметле диде. Алмаз белән Мәдинәне жюри әгъзалары дуэт буларак бер-берсенә туры килгән, затлы пар дип билгеләде. Ел ачышы һәм дә затлы пар тудыручы Алсу Хәкимова белән Финә Сафиуллина оборонаны ахыргача нык тоттылар. Әтнә конферанслары бу юлы да югары үрләр яуладылар. Әлеге ике ханымның тынгысыз хезмәтләренең җимешләре бу юлы да татлы булды. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев