Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә күрсәткечләре күркәм

Татарстанда 10 ноябрьгә һәр сыердан уртача 11,6 килограмм сөт савып калдылар.

Тулай савым 2725,2 тонна тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына уртача 0,69 килограмм сөт җитештерелде. Шөкер, Әтнәбез күрсәткечләре бик күркәм.

Бездә һәр сыердан уртача 15,6 килограмм сөт савылды. 43 район арасында республиканың уртак "сөт казаны"на 102,5 тонна әтнә сөте дә кушылды. Бу авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына 1,91 килограмм сөт җитештерелә дигән сүз. Сүз уңаеннан, татарстанда иң зур күрсәткеч.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев