Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Кыш бабайлары парадка чыга

Яңа ел чыршысы ачылышына багышлап район мәдәният бүлеге оешмалар һәм күмәк хуҗалыклар арасында елдагыча "Кыш бабайлар парады" уздыра. Әлеге чараның төп максаты Әтнә районы оешмалары һәм күмәк хуҗалыклары хезмәткәрләрен бергә туплап, чыршы ачылышын бәйрәм итү, хезмәткәрләр арасыннан сәнгатьне яратучыларны, сәләтле кешеләрне сәхнәгә чыгару, халыкны мәдәнии яктан агарту һәм тамашачыларга күңелле...

Яңа ел чыршысы ачылышына багышлап район мәдәният бүлеге оешмалар һәм күмәк хуҗалыклар арасында елдагыча "Кыш бабайлар парады" уздыра. Әлеге чараның төп максаты Әтнә районы оешмалары һәм күмәк хуҗалыклары хезмәткәрләрен бергә туплап, чыршы ачылышын бәйрәм итү, хезмәткәрләр арасыннан сәнгатьне яратучыларны, сәләтле кешеләрне сәхнәгә чыгару, халыкны мәдәнии яктан агарту һәм тамашачыларга күңелле ял кичәсе оештыру. Әлеге парадта һәр оешма үзенең Кыш бабаен һәм шулай ук үзенчәлекле бәйрәм программасын тәкъдим итә. Катнашучылар бизәлгән транспорт чарасы ( җигүле ат, җиңел машина, аэрочана, чаңгы һ.б.) белән килүе шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев