Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы иҗаты

Канатлар да миңа кирәк түгел Син булганда очам бәхеттән! Язмыш миңа сине сайлап кына Бәхетле булсын! дип яр иткән. Башкаларга хич тә төшми күзем Син бар минем тормыш маягым! Һәрбер сүзе назга уралганда Хатын -кызга кирәк ни тагын?! Раббым берүк бәхетемне минем Күпсенмәсен...күзләр тимәсен! Җирдә һәрбер хатын-кыз да миндәй Бик...

Канатлар да миңа кирәк түгел
Син булганда очам бәхеттән!
Язмыш миңа сине сайлап кына
Бәхетле булсын! дип яр иткән.

Башкаларга хич тә төшми күзем
Син бар минем тормыш маягым!
Һәрбер сүзе назга уралганда
Хатын -кызга кирәк ни тагын?!

Раббым берүк бәхетемне минем
Күпсенмәсен...күзләр тимәсен!
Җирдә һәрбер хатын-кыз да миндәй
Бик бәхетле булып яшәсен!!!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев