Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы шәүлә түгел...

Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Ялынмам, ялвармам, кил диеп. Үзәгең өзелгәч кайтырсың, Җилләргә җилкәннәр киереп. Мин синең бәхетең булалмам - Кар эреп югалган эзләрең. Киек каз юлында кайтаваз - Әрәмгә түгелгән хисләрем. Мин синең төшеңә керермен Бөреләр тулышкан таңнарда. Кан тамган ярамны әрнетеп Омтылма җанымны аңларга. Мин синең дөньяңа табынмам, Газизрәк,...

Мин синең шәүләңә әйләнмәм,

Ялынмам, ялвармам, кил диеп.

Үзәгең өзелгәч кайтырсың,

Җилләргә җилкәннәр киереп.

Мин синең бәхетең булалмам -

Кар эреп югалган эзләрең.

Киек каз юлында кайтаваз -

Әрәмгә түгелгән хисләрем.

Мин синең төшеңә керермен

Бөреләр тулышкан таңнарда.

Кан тамган ярамны әрнетеп

Омтылма җанымны аңларга.

Мин синең дөньяңа табынмам,

Газизрәк, якынрак үз күгем.

Хушлашыйк. Мәңгегә. Күп нокта.

Күз яшьсез тын гына үкседем...

Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев