Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызының рәхмәт хисләре

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, классыбыздагы егерме җиде укучы Күәмнән Әтнәгә комсомолга керергә дип, җәяү бардык. Аяк асты пычрак вакыт. Үзебез бәйрәмчә киенгән, кызлар ак алъяпкычлардан Юл буе әзерләнеп, сорауларны кабатлап барабыз. Чөнки комсомолга керергә, зур кешеләр булып кайтырга, дип юлга чыктык бит. Укучылар йортында безне ачык йөз белән Райлә апа...

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, классыбыздагы егерме җиде укучы Күәмнән Әтнәгә комсомолга керергә дип, җәяү бардык. Аяк асты пычрак вакыт. Үзебез бәйрәмчә киенгән, кызлар ак алъяпкычлардан Юл буе әзерләнеп, сорауларны кабатлап барабыз. Чөнки комсомолга керергә, зур кешеләр булып кайтырга, дип юлга чыктык бит. Укучылар йортында безне ачык йөз белән Райлә апа Фәхретдинова каршы алды. Безгә бик үк таныш та түгел бу апа, барыбызны да якын итеп каршы алса да, ниндирәк сораулар бирер ул, комсомолга кабул итеп алырмы инде безне? Бераз борчылып, каушап һәркем чират белән генә бер бүлмәгә уза. Ә анда һәркемгә аерым сораулар бирәләр, комсомол һәм пионерия тарихы турында алдан ук хәзерләнеп килгән сорауларга җаваплар бирәсе. Минем чират та килеп җитте. Класста отряд вожатые буларак эшчәнлегем турында аерым сөйләдем, башка сорауларга да кыю гына җавап бирдем. Райлә апаның сынаулы күз карашы, көләч йөзе хәтердә калган. Без яңа бер баскычка күтәрелдек, зур кешеләр булдык инде дип куанып кайттык Әтнәдән. Классыбызда барыбыз да комсомолга кабул ителдек. Бу Райлә Фоатовна белән тәүге очрашуым иде. Укытучы һөнәрен сайлап, укып бетереп үзебезнең Әтнә районында эшли башлагач, миңа аның белән күп тапкыр очрашырга, бергә эшләргә дә туры килде. Һәрвакыт таләпчән, төгәл җитәкче һәм тормышны һәм балаларны яратучы тәрбияче иде ул. Укытучыларның укытучысы булып күп киңәшләрен бирүче, юл күрсәтеп яшьләрне әйдәүче һәм өйрәтүче остаз булды ул, бик күпләргә. Тәрбия өлкәсендә эшләгәндә, максатка ирешү өчен тәрбияченең генә түгел, тәрбияләнүчеләрнең максатларын, балаларның үзләрен җәлеп итәргә кирәк дип өйрәтә иде безгә. Эшләү дәверендә тәрбия эшенең барлык нечкәлекләрен белеп, татар халкының милли җәүһәрләрен өйрәнү белән беррәттән, заманча яңа идеяләрне, кызыклы эш алымнарын күп тәкъдим итте. Бер төркем тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог организатор Балтач районына семинарга барып тәҗрибә уртаклашу мизгелләре күңелдә матур хатирә булып саклана. Бер очрашу үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләрдер. Профсоюзлар лидеры буларак та ул бик күпләргә ярдәм кулы сузган кеше. Мәгариф өлкәсендә эшләү дәверендә һәрчак укытучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, яшьләрне барлап торучы, өлкәннәрне зурлап торучы итеп күрәм мин аны. Күпме балаларның күңелендә якты эз калдырган "Дуслык учаклары" үзенең учагы тирәли җыеп дуслар белән очраштырды. Балачакның үзе кебек үк матур вакыт, табигатьнең яшәргән мәле, май аеның яшел аланындагы сары тузганак тәкыяләре сагындыра, кып кызыл галстуклар һәрвакыт яхшылык эшләргә чакыра, яшьлек дәрте күңелләрне уята. Авыл баласы өчен видеофестивальләр үткәреп яңа бер дөньяны ачарга булышучы да, милләтебезнең күренекле шәхесләре белән бик күп кызыклы очрашулар үткәрүче дә ул. Каян идеяләр табып бетергән дә барысына ничек өлгергән. Ул үткәргән Татарстанның атказанган артисты, режиссер Нурания ханым Җамали , Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев белән очрашулар үзләре бер тәрбия дәресләре. Җирле күренекле шәхесләрне барлап, аларның хезмәтләрен,эшчәнлеген өйрәнеп укучылар белән эзләнү эшләре алып баруга да юнәлеш бирдегез Райлә апа. Мәктәпләрдә музейлар ачып җибәрүнең әһәмиятен, аларның эшчәнлегенең тәрбия өлкәсендә бер юнәлеш икәнен дә иң элек сездән өйрәндек. Яхшы тәрбияче-югары әхлак сыйфатларына ия булган, киң карашлы кеше диеп өйрәттегез. Сез бүген дә тәрбия бирүче, йөзләгән шәкертләрегезнең уңышларына куанып, еллар аша безгә елмаеп карыйсыз. Сез биргән киңәшләргә таянып, ышанычыгызны акларга тырышып бергә эшләгән елларны искә төшергәндә, соклану сагыну белән беррәттән күңелдән рәхмәт хисләре дә туа. Рәхмәт, укучыларның, коллегаларыгызның, әти-әниләрнең күнелләренә яхшылык орлыклары салганыгыз өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев