Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Ленин”ында җирне тирән эшкәртәләр

Хуҗалыкның басу-кырларын барысы 5 агрегат әйләнә.

2 "Т-150" белән "ПРБ-3А"ларда Илназ Гайнуллин, Ленар Хәмидуллин, 2 "МТЗ-1221" тракторында "Себер төрәннәре" тагып Фирдинат Хисмәтуллин, Владислав Петкевич һәм "Нью-Холланд" тракторында "ХОРШ 12,30" агрегаты белән Илнар Биктимеров һәм Фирдинат Сабирҗанов эшли.

- Җирне тирән итеп эшкәртүгә басым ясыйбыз, - ди "Ленин" хуҗалыгы агрономы Рөстәм Камалиев.

Ә моның өстенлеге бәхәссез: тирән итеп эшкәрткәндә, җирне сука кебек әйләндереп капламый, тирәндәге "плужная подошва" катламын җимерә. Нәтиҗәдә, өске һәм аскы катлам арасында каршылык калмый. "Дым һәм һава үтеп керү мөмкинлеге туа", - ди белгеч.

Тракторчылар белән дә аралаштык.

- Иртәнге 7нче яртыдан кичке 9ларга кадәр эшлибез. Яхшы ашаталар, көннәр әйбәт тора, эш шартларына зарланырлык түгел, - диләр "ПРБ-3А" агрегаты белән эшләүчеләр.

Агроном аларны мактап телгә алды, егетләр икесенә 740 гектар мәйдан эшләгәннәр инде. Белгечнең һәм тракторчыларның фикере бердәм: "Озакка сузмыйча тәмамларбыз", - диләр.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 25 сентябрьгә тиешлегә карата сөргән зәп мәйданнары (процентларда), өченче - шул исәптән сөргән җирләргә карата тирән итеп эшкәртү (процентларда), дүртенче - соңгы бер көндә сөргән мәйданнар (гектарларда), бишенче - фараз буенча ничә көндә бетергә мөмкин

Дусым 75 62 40 13

Күңгәр 51 94 40 17

Күшәр 75 100 30 12

Ленин 50 100 202 11

Таң 67 100 125 10

Мәңгәр 70 100 62 13

Ташчишмә 59 100 50 12

Шахтер 60 72 100 15

Уңыш 75 4,3 50 13

Тукай 42 77 150 20

Районда 60 79 849 14

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында сулдан уңга: Ленар ХӘМИДУЛЛИН, Илназ ГАЙНУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев