Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлеше 6 процентка якыная

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 11 апрельгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, бу көнгә республикада 3510,8 тонна тулай савым алганнар.

Бер сыердан уртача 15,0 килограмм сөт савып алынган. Әтнәдә бу көнгә тулай савым күләме 192,3 тонна тәшкил итте. Бу бөтен Татарстан сөтенең 5,5 процентына якын! Даими кызыксынучылар хәтерлиләрдер, әле кайчан гына республика сөтенең 4 проценттан артыгы кечкенә Әтнә өлеше дип куана идек.

Әтнә күмәк хуҗалыкларында һәр сыердан тәүлегенә уртача 27,1 килограмм сөт савылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев