Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәре авылдашларын шаккатырды

Вакыйга «Асылташ» клубына йөрүче өлкәннәр авыл халкын кабат шаккатырды. Берничә елдан бирле эшләп килгән берләшмәгә йөрүче өлкәннәр бу юлы авыл халкы каршында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй, үзләре генә дә түгел, авылның сәнгать сөюче, җыр- моңга гашыйк урта яшьтәгеләре, баскан җирдән ут чыгарган биюче яшь-җилкенчәкләре...

Вакыйга

«Асылташ» клубына йөрүче өлкәннәр авыл халкын кабат шаккатырды.

Берничә елдан бирле эшләп килгән берләшмәгә йөрүче өлкәннәр бу юлы авыл халкы каршында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй, үзләре генә дә түгел, авылның сәнгать сөюче, җыр- моңга гашыйк урта яшьтәгеләре, баскан җирдән ут чыгарган биюче яшь-җилкенчәкләре дә алар белән сәхнә тотты бу көнне. Бергәләшеп, уртак көч белән авыл халкына искитмәле бүләк әзерләгәннәр.

Мәдәният йорты сәхнәсендә мондый концерт белән икенче тапкыр чыгыш ясады алар. Узган ел "Балкыш" ветераннар иҗат фестивале кысаларында да бик матур чыгыш ясаган иделәр. Быел менә яшь буынны да җәлеп иткәннәр. Концерт димәктән, бу уйны күптән йөрткәннәр иде инде. Ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова уйларны хыялда гына калдыра торганнардан түгел шул. Авыл җирлеге, күмәк хуҗалык җитәкчелеге белән сөйләшеп, килешеп - сәбәбенә керешеп, тәки үз дигәненә иреште. Ә җитәкчеләр бездә һәр яңалыкны күтәреп ала торганнардан. Ветераннар советы рәисенең үзеннән дә бик уңды Мәңгәр өлкәннәре. Гадәти вакытта да һәркайсының хәлен белеп тора, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Укытучы кеше укытучы шул инде, оештыру сәләте дә, аңлату сәләте дә югары. Концертны да бер дигән итеп, шигъри юллар белән бәйләп алып барды Хәлимә апа. Ә аның хәтле итеп татар халык биюен башкарган кешене күргәнем юк әле минем. Лаеклы ялда инде димәссең, сәхнәдә ут очыра. Аның белән бергә сәхнә түренә менүчеләр дә кимен куймый. Араларыннан иң олысы булган Резеда Валиуллина, шулай ук Хәтирә Рәхимова, Римма Хөсәенова, Зәйтүнә Латыйпова, Нурия Мөхәммәтҗанова, Гөлсинә Сабирова һәм Надия Равзетдинованың чыгышларын , Рәүфҗан Закиров белән Зөфәр Гариповның гармунда уйнауларын , шул ук Хәлимә Закированың дәртле биюләрен бик яратып, зур алкышлар белән кабул иттеләр. Алар арасында яшьрәк чакта сәхнәдән төшмәгәннәре дә, микрофонны яңарак кына кулга алганнары да бар. Найлә Шакирова, Фәридә Нургалиева һәм башкалар катнашында көлкеле театраль өзекләр дә залдагылар күңеленә хуш килде. Яшьрәкләр арасында Гөлназ Мусина, Рәзинә Сәләхетдинова, биючеләребез Рамазан Сәләхетдинов, Миләүшә Мусина, Зилә Гәрәева, Дамир Хөсәенов, районда гына түгел, республикага яхшы таныш Мөнир Мәрдәнов чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Гармунчы Фарис Биккининга да бик рәхмәтле чыгыш ясаучылар. Концертның шундый югары дәрәҗәдә узуына аның да күп көче керде.

Уйласаң, булдырып була икән. Җырчы - биючеләр дә табылган, гармунчысы да сүз тыңлап килгән. Теләк булу гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев