Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә "Мәңгәр"ендә эш яхшы оештырылган

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 3 октябрьгә силос салуга һәм "яшел конвейер"га 677 гектар мәйданнан 12302 центнер кукуруз җыеп алынды. 664 гектарда тураткан 11952 тонна кукуруздан силос салынды. Район буенча уңыш һәр гектардан уртача 180 центнер тәшкил итә. Аеруча "Ленин" хуҗалыгы мул уңыш белән сөендерә. Хуҗалык силоска урдырган...

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 3 октябрьгә силос салуга һәм "яшел конвейер"га 677 гектар мәйданнан 12302 центнер кукуруз җыеп алынды.

664 гектарда тураткан 11952 тонна кукуруздан силос салынды. Район буенча уңыш һәр гектардан уртача 180 центнер тәшкил итә. Аеруча "Ленин" хуҗалыгы мул уңыш белән сөендерә. Хуҗалык силоска урдырган 59 гектар җирдән 1344 тонна кукуруз җыеп алды. Уртача уңышы һәр гектардан 227,8 центнер булды һәм бу әле башы гына.

Әлегә иң күп күләмдә кукуруз силосы салу белән "Мәңгәр" хуҗалыгы мактана ала. Хуҗалыкта ул бу көнне 5547 тоннага җитте. Биредә эш яхшы оештырылган. Көндез дә, төнлә дә - ике сменада эшлиләр, җаваплылар билгеләнгән. Басуда кукурузны "Ягуар" белән төнлә Самат Нигъмәтҗанов, көндез Илнур Хисмәтуллин туратып, "КамАЗ"ларга төяп торалар. Машиналарда төнлә һәм көндез Айрат Ибраһимов, Хәмит Сафин, Зөлфәт Гыйлемханов, Рамил Мөхәмәтҗанов, Илнур Шакиров, Салават Сафин, Габделбәр Каюмов һәм Ирек Мусин көч куя. Олы Мәңгәр фермасы территориясендә кукуруз силосын зур тау сыман итеп, чокырга салып туплаганнар. Монысында да ике сменада "К-700" тракторларында Фәнил Сәфәргалиев, Рамил Гарипов, Айнур Сабиров, Камил Нургалиев эттереп, таптап торалар.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - урдырырга тиешле барлык кукуруз мәйданы, өченче - 3 октябрьгә урдырган барлык мәйдан (гектарларда), дүртенче - салган силос (тонналарда)

Дусым 428 80 1100

Күңгәр 350 0 0

Күшәр 680 28 500

Ленин 640 59 1344

Таң 750 0 0

Мәңгәр 600 270 5547

Шахтер 741 21 421

Уңыш 260 15 40*

Тукай 983 166 3000

Районда 5432 677 11952

Ашыт 406 100 0 *

Кызыл Яр 412 200 4405

Кишет 530 150 1189

Барысы 1348 450 5594

* - "Уңыш" хуҗалыгы 13 гектарда 350 тонна кукурузны "яшел конвейер"га урдырган

* - "Ашыт" хуҗалыгы 100 гектарда 1000 тонна кукурузны "яшел конвейер"га урдырган

Мәгълүматлар авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев