Әтнә мәктәбендә "Күңелле стартлар" уздырганнар
Олы Әтнә урта мәктәбендә спорт-сәламәтлек айлыгы уза. Аның кысаларында төрле спорт чаралары, уен һәм әңгәмәләр үткәрүне планлаштыралар.
V-VIII сыйныф укучылары өчен "Күңелле стартлар" үткәрелгән дә инде, исеме: "Тәнгә керә көч һәм дәрт" дип аталган. Бәйгедә югарыда аталган сыйныфлардан өчәр кыз һәм егет составындагы командалар катнашкан. Биредә, көч-куәт, җитезлектән тыш, тапкырлык та сыналган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев