Әтнә мәктәбендә конкурс
6нчы март конне Олы Әтнә мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Әлфия Тәлгатовна ярдәме белән безгә, әни, дәү әниләргә бик күңелле, мавыктыргыч конкурс-кичә әзерләгәннәр иде. Командалар итеп балалар һәм әниләр 3 өстәл артына бүленеп утырганнар иде. "Дуслык", "Бәхет", "Шатлык" командалары көч сынашты. Бишек җыры башкару, баланы бер команда -...
6нчы март конне Олы Әтнә мәктәбенең 5 "А" сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Әлфия Тәлгатовна ярдәме белән безгә, әни, дәү әниләргә бик күңелле, мавыктыргыч конкурс-кичә әзерләгәннәр иде. Командалар итеп балалар һәм әниләр 3 өстәл артына бүленеп утырганнар иде. "Дуслык", "Бәхет", "Шатлык" командалары көч сынашты.
Бишек җыры башкару, баланы бер команда - кулыннан, икенчесе - колагыннан, өченчесе башыннан тану, чиратлап әнигә ягымлы сүзләр әйтү, конфет ашау кебек конкурслар балаларнын җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бу чараны ике егет бик матур итеп алып барды. Сыйныф вожатыйларын хөкемдар итеп утыртканнар иде. Конкурс булгач җинүчеләр дә була инде, беренче урынга 28әр балл җыеп ике команда - "Шатлык" һәм "Дуслык" командалары лаек булды. Аз гына калышып 27 балл белән "Бәхет" командасы икенче урынга чыкты. Бәйрәмебезне тәмле сыйлы өстәл артында дәвам иттек. Безгә шундый бәйрәм бүләк иткәннәре өчен балаларыбызга һәм сыйныф җитәкчебез Әлфия Тәлгатовнага зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев