Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәбендә укучыларга әфганчылар турында сөйләделәр

Яңа Шашы мәктәбендә укучы балалар белән әфганчыларга багышланган махсус чара уздырганнар. "Әфганстан - йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс яра" исемле әлеге тематик кичәне китапханәче Надия Нәҗмиева оештырган. "Мәктәпнең 5 сыйныфлары катнашында узды. Безнең авыл җирлегеннән 4 егет Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Берсе - Әнәс Җәләлиев әле дә Чембулат авылында яши, "Әфган шулпасы"ннан...

Яңа Шашы мәктәбендә укучы балалар белән әфганчыларга багышланган махсус чара уздырганнар. "Әфганстан - йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс яра" исемле әлеге тематик кичәне китапханәче Надия Нәҗмиева оештырган.

"Мәктәпнең 5 сыйныфлары катнашында узды. Безнең авыл җирлегеннән 4 егет Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Берсе - Әнәс Җәләлиев әле дә Чембулат авылында яши, "Әфган шулпасы"ннан 1980-1982 елларда авыз итеп кайткан. Кызганычка каршы очрашуга килә алмады. Кичәдә сыйныф җитәкчесе Гөлфия Гәрәева һәм мәктәпнең оештыручы педагогы Чулпан Корбанова да катнашты. Балаларны Әфганстан иле, аның үзенчәлеге, ул чордагы сәясәт һәм анда солдат егетләребез катнашуы турында сөйләдек", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев