Әтнә полиция бүлеге хезмәткәре: "Сакланганны саклый..."
Хокукый дәүләттә төп функцияләрнең берсе - гражданнарның матди һәм башка төр байлыгын саклау. Моны ведомстводан тыш сак хезмәте башкара. Торак секторындагы караклык, талаулар - бу хезмәт эшчәнлегендә аеруча мөһим урын тота. Торагыңны караклардан ничек сакларга? Бу хакта "Әтнә" полиция бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиевтан сораштык.
- Торакны сигнализациягә кую хакында сөйләп үтегез әле?
- Торакны угрылардан саклауның иң ышанычлы юлы ул. Башкача әйтсәк, бина ведомстводан тыш сакның үзәкләштерелгән күзәтү пультына тоташтырыла.
- Башка төр хезмәтләр дә каралганмы?
- Пультка тоташтырудан тыш, "Тревожная кнопка" дигәне дә киң кулланылышка керде. Монысы - полицияне тиз арада чакырту, дигәнне аңлата. Ул кнопка йорттагы берәр җирдә урнаштырыла һәм кирәк вакытта аңа басып алу җитә - ведомстводан тыш хезмәтнең тоткарлау төркеме килеп җитәчәк.
- Ә чыгымнар?
- Практика күрсәткәнчә, каракның йортны бер талавыннан 50-100 мең сумлык зыян килә. Бу сумма сигнализация урнаштыруга һәм аны берничә ел куллануга киткән чыгымнарны тулысынча каплый. Ә инде бу хакта конкрет сораулары булучылар безнең полиция бүлегенә мөрәҗәгать итсеннәр. Халык, сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне онытмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев