Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы башлыгы Бөек Җиңү көне белән котлый

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар! Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бә­рабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 70 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары...

Кадерле Бөек Ватан сугышы
ветераннары! Тыл хезмәткәрләре!
Сугыш елы балалары!
Хөрмәтле райондашлар!
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бә­рабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 70 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сык­рау­ларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан тол­лар­ның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү­-сагышларын оныта торган түгел...
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның нык­лыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз бе­лән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбия­лисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җи­ңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм. Тән ярала­ры­­гыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә тө­шер­сен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез ки­­чергәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сә­ламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев