Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче Рәшиткә 60 яшь

Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче Гобәйдуллин Рәшит Нури улына 2 гыйнварда 60 яшь тулды. Бүген кадерле тормыш иптәшем, сөекле иремнең 60 яшьлек юбилее. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы ирем, балаларыбыз өчен кайгыртучан әти булган якын кешебезне бәйрәме белән котлыйм! Тормыш иптәшем! Саулыгың...

Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче Гобәйдуллин Рәшит Нури улына 2 гыйнварда 60 яшь тулды.

Бүген кадерле тормыш иптәшем, сөекле иремнең 60 яшьлек юбилее. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы ирем, балаларыбыз өчен кайгыртучан әти булган якын кешебезне бәйрәме белән котлыйм!

Тормыш иптәшем! Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшик. Гаиләбезнең учагын сүндерми, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.

Канатларны парлап каксаң гына,

Кыя тауга менү җиңел ул.

Минем өчен гомер буе шулай,

Сөеп туймас назлы ярым бул.

Ходай безне кавыштырган чакта,

Бүләк иткән бәхет алмасын.

Икебезгә тигез итеп бирик,

Үкенечкә гомер калмасын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаягөл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев