Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында бер хуҗалыкны яшен суккан

Яшен тоткыч куярга кирәк! «Ут-күздән Ходай үзе сакласын, дип теләсәк тә соңгы вакытта янгыннар безне аямый. Яшен сугу очраклары ешайды. 16 августта 13 сәгать 12 минутта Күшәр авылында чыккан янгын да - яшен сугу нәтиҗәсе. » Безнен арта яшәү,елга гына аерып тора, бер лапасны яшен сукты. Өйдәге телефоннан «01»гә шалтыратмакчы...

Яшен тоткыч куярга кирәк!

"Ут-күздән Ходай үзе сакласын, дип теләсәк тә соңгы вакытта янгыннар безне аямый. Яшен сугу очраклары ешайды. 16 августта 13 сәгать 12 минутта Күшәр авылында чыккан янгын да - яшен сугу нәтиҗәсе.

" Безнен арта яшәү,елга гына аерып тора, бер лапасны яшен сукты. Өйдәге телефоннан "01"гә шалтыратмакчы идем, авылда телефоннар эшләмәде... Шундый куркыныч иде, ул шифрнын шартлап янулары... Алланың рәхмәте ярый әле өйләренә, терәлеп торган күршеләренә зыян килмәде" - дип хәбәр итте Күшәрдә яшәүче хәбәрчебез Мөнир Шакиров. Аның әйткәннәрен күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин да раслады. Хәбәр кәрәзле телефон аша килде, алуга янгын сүндерү бригадасы юлга чыкты. Яшен лапасның түбәсенә бәрә, ә түбә эчке яктан шыплап печән белән тутырылган. Тиз яна, ике терлекне күршеләре чыгаралар, хуҗабикә өйдә булмый. Өйне саклап калалар, тик лапаска шактый зыян килә", - ди Артур да.

Халыкны хафага һәм борчуга салган сорау- ник районда, авылларда яяшен тоткыч юк, элек өйләрдә дә була иде ул. Була иде, телевизор антеннары очына урнаштырыла иде. Инде андый антенналар калмады. Үзебез дә ваемсызландык. "Өйләрдә яяшен тоткыч бармы, юкмы икәнне тикшерү безнең вазыйфага керми",- ди инспектор. Кемнең вазыйфасына кергәнне, җаваплылар үзләре беләләрдер, тик кем генә күзәтчелек итсә дә, аны кую һәр хуҗалыкның үзенә кирәк. Счетчиктан янгын чыгу очраклары да күбәеп бара...Ныклап уйланыр, чара күрер вакыт җиткәндер. Кәсебенә керешик. Ут белән шаярмыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев