Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында тагын бер бакча эшли башлый

Түбән Көекнең социаль үзәгендә авыл халкы күптән көткән балалар бакчасы ачылды.

Бу уңайдан, бакча белән бер үк түбә астында урнашкан мәдәният йортында узачак концертка килүчеләр шактый күренде. Балаларын күтәреп килүчеләр дә күп иде. Кыскасы, зал ата-аналар тавышыннан яңгырап тора.

- Бик кирәк иде бу бакча, шөкер, хәлебезгә керделәр...

- Бакча булдыру артыннан чапкан район хакимиятенә, авыл җирлеге җитәкчесенә, мәктәп директорына рәхмәт...

- Мин балалар бакчасына кереп карап чыктым инде, бик матур. Ошады. Хәзер тагын бер бала алып кайтырга була...

"Урамдагы уен мәйданчыгы да бик матур булачак", - диделәр. Урынын тәгаенләп, ком түшәгәннәр инде.

Шушы истәлекле көн белән авыл халкын районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, Түбән Көек авыл җирлеге җитәкчесе Фәргать Мөхәммәтгалиев, яңа бакча мөдире Фаилә Шакирова һәм ата-аналар исеменнән Ләйсән Мөхәммәтгалиева котлады. Бакчаның озын гомерле булуын, балалар авазыннан яңгырап торуын, балаларның мәктәпкә башлангыч белемнәр туплап, тулы әзерлекле булып килүен теләделәр. Авыл җирлеге җитәкчесе бакчага картина да бүләк итте.

Бакча мөдиреннән тыш, тәрбияче Алинә Хәбибуллина һәм пешекче Рәзинә Фәйзиева да балаларның тәрбияле, бар яктан уңган-булган булулары өчен җаваплы. Сүз уңаеннан, концертны да тәрбияче алып барды. Нәниләр чыгышыннан соң, тантаналы өлешкә аяк бастык. Гөлшат Закирова бакча мөдиренә символик ачкыч тапшырды. Мәгариф бүлеге мөдире бакчаның ал тасмасын кисүгә, халык ташкыны түргә агылды.

"Ә хәзер адаптация чоры башлана", - диделәр тәрбиячеләр. Монысы - балаларның бакчага ияләнүләре һәм ул бүгеннән башланды. Югыйсә, бакчага узгач, балаларның кайберсе әнисенең кулыннан аерылмады. Ә берише уенчыкларны алып, идәнгә утырып уйнарга ук тотынды.

- Ияләнерләр. Мондагы матурлык, уңайлыктан аерылып өйгә кайтасылары да килмәс әле, - диеште әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев