Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районының Киме авылында обелиск ачылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын киң җәмәгатьчелек үзеннән зур өлеш кертеп каршылый. Әтнә районының бар авылларында да сугышта вафат булучылар исемлеге язылган мемориаль такталар ачылды. 3-4 кешесе булган авыллардан башлап, Күлле Киме кебек зур авылларда да Бөек Ватан сугышында вафат булучыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Кименең үзәгенә килеп кергән һәркем аның матурлыгына сокланып...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын киң җәмәгатьчелек үзеннән зур өлеш кертеп каршылый. Әтнә районының бар авылларында да сугышта вафат булучылар исемлеге язылган мемориаль такталар ачылды. 3-4 кешесе булган авыллардан башлап, Күлле Киме кебек зур авылларда да Бөек Ватан сугышында вафат булучыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Кименең үзәгенә килеп кергән һәркем аның матурлыгына сокланып карап тора торгандыр, соңгы елларда гына ачылган социаль үзәк, хуҗалык идарәсе һәм менә шушы ике оешманың уртасында 8 май көнне барыбызны да хәйран калдырып мәһабәт һәйкәл-обелиск ачылды. Узган елның август аенда өмә ясап җыештыра башладылар бу урынны, агачларын кистеләр, электр линияләрен күчерделәр. Җиңүнең 70 еллыгына өлгертәчәкләрен белдерделәр. Вакыт артык күп түгел, өлгертә алырлармы икән дип тә шикләнүчеләр булгандыр, тик Наил абый Сабиров, "Дусым" хуҗалыгының терәге булган "Татнефтепродукт" җәмгыяте җитәкчелегендә эшләүче Илһам һәм Рөстәм Сабировларны якыннан белүчеләрнең башына мондый уй кереп тә карамагандыр, чөнки сүзләрендә торучы бу ир-егетләрне яхшы беләбез. Шуңа да ул вакытта бер генә теләк бар иде, тизрәк бу һәйкәлне күрәсе килде. Чөнки шундый итеп сурәтләп күрсәткәннәр иде. Һәм менә ул һәйкәл, чынлап та таң калырлык. - Һәйкәлебез иске иде, урынын авыл халкы белән бергәләп сайладык, проектын Илһам кайдадыр күреп кайткан, үзгәртеп безгә тәкьдим итте. Авыл халкы акча җыйналыйк, дигән иде, тик җәмгыять җитәкчелеге үз акчасына эшләтте. Якташларыбызның булышлыгы зур булды, Дамир Вахитовка рәхмәт. Арча лесхозы директоры үз өлешен кертте, агачлар утыртып матурладык. Авыл халкына рәхмәт, булыштылар. Күлле Киме авылыннан 708 кеше Бөек Ватан сугышына чыгып киткән, шуларның 396сы кире әйләнеп кайтмаган. Бу һәйкәл менә шул авылдашларга бездән бүләк булып, яшь буынга бүгенге тыныч тормышның нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынганлыгын искәртеп торсын...- дип тантанага килгән тыл һәм хезмәт ветераннарын, якташларын бәйрәм белән котлады "Дусым" хуҗалыгының киңәшчесе Наил Закир улы Сабиров. Һәйкәл ачу тантанасына кайтучылар да, килүчеләр дә күп иде. Барысы да бу зур эшне башкаручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов та обелискны төзү эшен башлап йөрүчеләргә район хакимияте, халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, "Нинди генә һәйкәлләр төзеп куйсак та, сезнең алдыгыздагы бурычларыбызны үтәп бетерә алмабыз", -дип тантанага килүче ветераннарны, авыл халкын Җиңү бәйрәме белән котлады.

Тәэсирлэр дэ, зурлаулар, буләкләүләр дә күп булды ул көнне. 367 кеше яшәүче Күлле Киме авылы халкының шатлыгы чиксез иде.

- 1945 елның 9 маен да шушы мәйданда каршы алдым мин, ул чакта сабый. Елыйлар иде. Шушы зур бәйрәм көнне ник елыйлар икән, дип уйлаганым әле дә хәтердә...Һәйкәлле дә булдык, тормышларыбыз бик әйбәт. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын сугыш ветераннарыннан башка каршылыйбыз, киләчәктә дә онытылмасын бу көн, еллар узгач менә шушы балалар зурлар ветераннарны...еллар гына имин булсын,- дип рәхмәтен, котлавын җиткерде Сибгат Хәким музее директоры Луиза Шәмсиева.

Һәйкәлгә чәчәкләр салучылар арасында олысы да кечесе дә бар иде. Менә шулай олылап, саклап яшәргә насыйп булсын. Ата-баба хәтере- ил хәтере, диләр. Ә хәтер мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев