Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабантуенда кубалы катыктан акча эзләде

Көтеп алган сабан бәйрәме үтеп китте. Иртәдән яуган яңгыр кемнең генә кәефен кырмады икән. "Их, балаларны алып төшеп булмый, үзебез ярар инде", дип уфтанучылар адым саен очрады. Тик безнең халыкмы ул уфтанып утыручы, яңгыр азрак туктап торган арада бар да Каенсар урманына юл тотты. Үзебез барабыз, үзебез шаяртабыз,"Ни калган инде,...

Көтеп алган сабан бәйрәме үтеп китте. Иртәдән яуган яңгыр кемнең генә кәефен кырмады икән. "Их, балаларны алып төшеп булмый, үзебез ярар инде", дип уфтанучылар адым саен очрады. Тик безнең халыкмы ул уфтанып утыручы, яңгыр азрак туктап торган арада бар да Каенсар урманына юл тотты. Үзебез барабыз, үзебез шаяртабыз,"Ни калган инде, күрмәгән сабантуймы?!!" - барасы килә шул, ничә яшьтә булсаң да, күңел мәйдан эчендә...

Төштек, "Булыр микән?" дигән шик шунда ук юкка чыкты, мәйданга бизәлгән атлар кереп китте. Әтнә мәйданында гына күреп була бу манзараны. Мәйдан эчен ике дистәдән артык бизәлгән ат иңли, арбаларында милли киемнәрдән егет-кызлар, гармун-баянга җырлап баралар... Бу матурлыкны биючеләр алыштыра. Җырлы бию сабантуй күренешен күз алдына китереп бастыра. Районыбызның сулышы, яшәеше әнә шул башлангыч композициядә. Биючеләр бии, көрәшчеләр көрәшә... - шигырь юллары җилкендерә, җилкетә... Сәхнәгә биючеләрдән ясалган коридор аша хезмәт алдынгылары уза, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның район халкын котлавы, якташыбыз, мәртәбәле кунак Әсхәт Сәфәровның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын халыкка җиткерүе , Җәлил хәзрәтнең чыгышы, районыбыз башлыгына икмәк тапшыру...- дулкынландыргыч минутлар...

Күп булды алар мәйданда, яңгыр ява торды, мәйдан кыза барды... Нинди генә уеннар уйналмады. Үзебезнекеләр рәхәтләнде, башта игътибар да итмәгәнбез, мәйданыбызда Кубадан килгән кунагыбыз Хорхе Луис (ал төстәге футболкадан) барын соңрак, капчык сугышында Хорхе Луис дүртенче урын алгач кына белдек. Исемен дә бик тырышып өйрәндек. Бәлки өйрәнеп тә җитә алмаганбыздыр, микрофон аша үзе дә әйтеп карады... хәер, исемдәмени хикмәт. Хикмәт үз итүдә, милләт-расаларны онытып, күңел белән бер булып бәйрәм итүдә. Нинди генә уеннарда катнашмады ул бүген, кушучлап су алып йөгереп стакан да тутырды, табакка салынган катыктан бите белән кереп акча да эзләде. Анысын башта берничә тәрҗемәче аңлатып азапланды, аңышып җитмәде, бер күрү җитте Куба егетенә, табакның төбенә төште. Тәэсирләре белән дә уртаклашты, без күзенә карап торганны күреп, бармаклар эшкә җигелде...

Бүләкләргә үзенчә рәхмәт әйтте. Куп итеп бирдек анысын да, һәр сабантуйга Әтнәне үз итеп Куба егете кайтамыни...

Мәйданның һәр мизгеле истә калды. "Быелгысы әйбәтрәк тә булды бугай, истәлеклерәк тә, эчтәлеклерәк тә..."- дип таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев