Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабантуенда “Президент белән бергә“ республика хәрәкәте активистлары үз мәйданчыгын оештырачак

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Әтнә районы Сабантуенда махсус мәйданчык оештыра. "Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларында катнашырга җыена. Әлеге хәрәкәт активистлары бәйрәм көннәрендә республиканың һәр районында, шул исәптән Әтнә районында да үз мәйданчыгын булдыра. Әлеге мәйданчыклар " Татарстан спорт"ы дип аталачак. Әлеге мәйданчыкларда район халкы үзен ГТО нормаларын...

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Әтнә районы Сабантуенда махсус мәйданчык оештыра. "Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларында катнашырга җыена. Әлеге хәрәкәт активистлары бәйрәм көннәрендә республиканың һәр районында, шул исәптән Әтнә районында да үз мәйданчыгын булдыра. Әлеге мәйданчыклар " Татарстан спорт"ы дип аталачак. Әлеге мәйданчыкларда район халкы үзен ГТО нормаларын тапшыруда сынап карый алачак. Иң активлары истәлекле призлар һәм грамоталарына ия булачак. Әтнә районы сабантуе Каенсар урманында үтә, сәгать 11.00дә башлана. "Президент белән бергә" татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында спортны үстерүгә һәм саләмәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирә. Татарстан бүген- Россиянең спорт башкаласы дисәк тә була. Бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган иң яхшы инфраструктура.Татарстанга Россиянең генә түгел, бөтендөнәя күләм спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быел җәй көне мәсәлән, су төрләре спорты буенча халыкара Чемпионат узачак. Ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья Чемпионаты этабын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев