Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабые дәүәтисен хөрмәтли

Бәхетле бала. Эштән кайткач әтием, Мине кочаклап алганда, "Бәхетле бала син,"- диеп, Дәү әтием елмая. Урамда уйнап көн буе, Өйгә арып кайтканда, Сокланып та, куанып та Ул һәрвакыт елмая. Серен аның хәзер аңлыйм: Дәү әти ятим үскән. Аңа өч яшьлек вакытта Әтисе яуга киткән. Тик берничә хаты килгән Ышандырып Җиңүгә....

Бәхетле бала.

Эштән кайткач әтием,

Мине кочаклап алганда,

"Бәхетле бала син,"- диеп,

Дәү әтием елмая.

Урамда уйнап көн буе,

Өйгә арып кайтканда,

Сокланып та, куанып та

Ул һәрвакыт елмая.

Серен аның хәзер аңлыйм:

Дәү әти ятим үскән.

Аңа өч яшьлек вакытта

Әтисе яуга киткән.

Тик берничә хаты килгән

Ышандырып Җиңүгә.

Сталинград өчен сугышта

Күзен йомган мәңгегә...

Җиңү көне җиткән саен,

Килә горур атлыйсы:

Мин бит батыр бер солдатның

Лаеклы дәвамчысы.

Инсаф Фатыйхов.

Бәрәскә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев