Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сабыйлары "Җир сәгатендә" катнашты

Экологик тәрбия - "Җир көне" Елдан -ел җир шарының экологиясе начарлана барганда, безнең максатыбыз, заманча әти - әниләрнең һәм педагогларның максаты - нык экологик белемле, табигатьне яклаучы һәм саклаучы яшь буын тәрбияләү. Экология фәне белән балалар мәктәптә танышалар, шуңа да карамастан экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк дип саныйм. Бәлки...

Экологик тәрбия - "Җир көне"

Елдан -ел җир шарының экологиясе начарлана барганда, безнең максатыбыз, заманча әти - әниләрнең һәм педагогларның максаты - нык экологик белемле, табигатьне яклаучы һәм саклаучы яшь буын тәрбияләү.

Экология фәне белән балалар мәктәптә танышалар, шуңа да карамастан экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк дип саныйм. Бәлки кемнәрдер балалар эле кечкенә дип уйлар. Ләкин мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче психологлар әйтүенчә , бу чорда балалар белем алырга ачык, омтылышлы була. Аларның үз-үзләре турындагы, чолгап алган дөнья турындагы белемнәре менә шушы чорда формалаша да инде

Балаларга кече яшьтән экологик тәрбия бирү - дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул бик актуаль. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү арткан саен, экологик проблемалар кубәя бара. Экология проблемасынын иң зур проблемасы булып, анын узебез яши торган урында да чагылуы без, тэрбиячеләрдэ дә борчылу тудыра hэм төрле педагогик эшчэнлеккэ этәрә. Экологик аңлылык, фикерләу дәрәҗәсе, культурылылык - болар килеп туган хэлдэн чыгунын бердэнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзэту, аны өйрэну, сакларга омтылу - балаларның рухи доньясын баета, уйларга ойрәтә.

Табигатьтә, аны саклау, матурлау эшен hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләребезне дә сабыйларны кызыксындырырлык итеп оештырырга омтылабыз. Алар анда бик теләп, кызыксынып эшли. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау - менә безнең күмәк эшләребез. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: клумбаларыбыз иртә яздан алып көзгә кадәр шау чәчәккә күмелеп утыра.

Көзен уңыш җыябыз, табигатьнең күркәмлеген күреп сөенергә өйрәнәбез, матур яфраклар җыеп гербарий ясыйбыз, уеннар уйныйбыз, күмәкләшеп паннолар ясыйбыз. Әти - әниләребез белән бергә "Уңыш" бәйрәмен уздырабыз

Кыш буе кошларны азык белән тәэмин итеп торабыз. Бу эшчәнлектә безгә бигерәктә өлкән буын - бабаларыбыз булыша, матур җимлекләр ясап бирәләр. Ә ул җимлекләрне кошлар бик яратты. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәнәбез.

Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

Татар язучыларының әсәрләре, балалар фольклоры аша туган табигать турындагы белемнәрне киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү, ел фасылларын аера белүне өйрәтү дә туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычларын тормышка ашыра. Менә шуңа күрә дә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.

Балалар белән экологик бәйрәмнәр дә үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрдә балалар үз белемнәрен тирәнәйтә, җәнлекләрнең кышкы торышка әзерлеге белән таныша, кошларны каршы алырга әзерләнә, җир шарыбызның яшәеше белән таныша.

Шундый бәйрәмнәрнең берсе - "Җир көне" бәйрәме белән сезне дә таныштырып китәсем килә.

2009 елда , ООНның Генераль Ассамблее карары нигезендә, һәр елның 22 апреле- Бөтен дөнья Җир көне буларак игълан ителә. Аның максаты булып табигатьне сакларга кирәклеген кешеләргә җиткерү, үсеп килүче яшь буынны кайгыртучан булырга өйрәтү тора. Үзенең эмблемасы һәм космостан фотога төшерелгән планетабыз рәсеме куелган флагы бар.

Без дә кичәбездә планетабыздагы глобаль сорауга - аның чисталыгына зарар китеруче факторларга тукталдык. Алардан чыгу юлларын эзләдек, фикер алыштык. Үзебезнең зәңгәр планетабызга багышлап шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Аны туган көне белән котлап "Ак калач" уенын уйнадык. Үзебезнең һәм башка ил халыкларын да табигать белән гармониядә яшәргә чакырдык. Үзебез дә аны пычратмаска булдык. Бу очракта халык мәкале бик дөрес әйтә: "Ни чәчсәң, шуны урырсың" ди. Безгә дә начар булмасын, җиребез дә матур булсын. Минем уйлавымча, бу кичәбез дә бик отышлы килеп чыкты, балаларның белемнәре тирәнәйде.

"Җир көне" бәйрәменнән бер күренеш.

Алган белемнәрне, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияләнелә, гадәти әйберләрдә дә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәнә.

Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәбез. Үсемлек, бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына игътибар итәбез.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, әти - әниләр тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларга экология тәрбиясе биргән чакта әти - әниләр белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, аерым шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый, гамәлгә яраксыз материалдан төрле әйберләр ясау h.б. - боларның барысы да бала белән әти - әниләрне , әти - әниләр белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүгә этәрә.

Билгеле, бөтен баланың да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе бер үк төрле түгел, шуңа күрә мин hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз уңында тотып эшлим. Баланың кече яшьтән үк табигатьне аңлап, аны яратып үсүе бик мөhим. Киләчәктә үзем тәрбияләгән балаларның табигать сакчылары булуына ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев