Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары күрше районда көч сынады

Хәрби комиссариат шахмат ярышы үткәрде Менә дүртенче ел инде 22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча һәм Әтнә районнары комиссариаты шәһәрнең "Ладья" шахматчылар йортында спортның әлеге төре буенча бәйге уздырды. Әлеге ярышта безнең шахматчылар Борһанов Әгъзәм, Бәйрәмов Фердинант, Сафин Руслан, Мингатина Лилия катнаштылар. Руслан исә бу бәйгедә беренче тапкыр...

Хәрби комиссариат шахмат ярышы үткәрде

Менә дүртенче ел инде 22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча һәм Әтнә районнары комиссариаты шәһәрнең "Ладья" шахматчылар йортында спортның әлеге төре буенча бәйге уздырды. Әлеге ярышта безнең шахматчылар Борһанов Әгъзәм, Бәйрәмов Фердинант, Сафин Руслан, Мингатина Лилия катнаштылар. Руслан исә бу бәйгедә беренче тапкыр чирканчык алды. "Катнашучыларның барысына да рәхмәтлемен. Барысы да оста уенчылар, Әтнәдән Бәйрәмов Фердинант III урынны алды, ә Лилиябез 19 ир-ат арасында хатын-кызлар арасыннан бердәнбер һәм иң яшь катнашучы иде. Бәйрәм булганга үзе өстенлекне ирләргә бирсә дә, көчле затлар үзләре: "Оста уйныйсың, сеңелем, ярышларга Арча өчен керергә теләгең юкмы?" дип тә кызыксындылар соңыннан", - дип фикерен белдерде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. Ә шахматчыларның үзләренә Арча район башлыгы Илшат Нуриевның килеп бәйрәм белән котлавы, проблемалар турында сөйләшүе, хәрби комиссарның олылап бәйрәм белән котлавы, соңыннан барлык җиңүчеләр белән беррәттән -судьяга, әтисе Әгъзәм абый Борһановка, Лилия Мингатинага бүләк тапшыруы, оештыруның югары дәрәҗәдә үтүе ошаган.

- Турнирдагы иң өлкән уенчыга 79 яшь иде, барысы 20 шахматчы катнашты. Бәйге швейцар системасы буенча һәр уенчыга 15 минут вакыт бирелеп, 7 турда узды. Чәйгә кадәр эчерттеләр, елмаеп каршы алдылар, рәхмәт әйтеп озаттылар, киләсе елга тагын чакырдылар, - дип сокланып кайтканнар алар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев