Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сөендерә
"Алчәчәк" бию коллективы гына түгел, сынлы сәнгать классына йөрүче балаларның да уңышлары күз алдында. Алар да һәрвакыт Бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып киләләр. Халыкара "Маша и медведь" рәсем конкурсында Аида Җапбарова һәм Динә Мәгъсүмова беренче урыннарга лаек булдылар.
Ә "Минем әти иң яхшысы" дип исемләнгән халыкара конкурста Зилә Сәләхетдинова да беренче урынга лаек булды. Укытучылары Гөлназ Шиһапова укытучылар арасындагы конкурста катнашып, мастер-класс номинациясендә икенче урынны алды. Моннан тыш, халыкара "Тургай" конкурсында сәнгать мәктәбенең уен кораллары ансамбле өченче урынга ия булды.
Уңышлары сөендерелек. Соңгысы булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев