Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте кимеми

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 9 мартка биргән оператив мәгълүматлары шуны раслый.

Бу көнне районда 151,5 тонна тулай савым алынды. Бу республикада дүртенче күрсәткеч. Ә менә бер сыердан тәүлеклек уртача савым буенча без бәхәссез лидер! Бер сыердан уртача савым 21,6 килограмм тәшкил итте. Тагын да куандырганы шул - авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына уртача 2,82 килограмм булды. Татарстанда әлегә бу саннарга якын килүче юк. Шушы саннар районыбызны сөт саву рейтингының I урынына күтәрде дә инде. Төп көндәшләрнең дә сөт сатучы 43 район арасында тоткан урыннарын күзаллап узыйк.

Рейтингта II урында урнашкан, баш саны бездәгечә үк булган Саба сыерларының тулай савымы 137,7 тонна. Дөрес, анда да алдагы елдан 17,8 тонна артык сауганнар. Ә менә бер сыердан сауган сөтләре безнекеннән 2 килограммга диярлек кимрәк. Шулай да авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләсәк, бу 2,17 килограмм тәшкил итә. III һәм IV баскычларда урнашкан Кукмара, Мамадыш сыерларының һәрберсе бу көнне 17,2 килограмм сөт биргән. Тик беренчесендә югарыда телгә алган 1 гектарга 1,95 килограмм, соңгысында 1,07 килограмм гына сөт сауганнар. Нәтиҗәсе тулай савымда чагыла: Кукмарада - 177 тонна, Мамадышта - 140,2 тонна. "Беренче бишлек"не бер баш сыердан көненә уртача 16,9 килограмм сөт савып Балтач районы яба. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына да биредә аз саумыйлар - 2,25 килограмм. Сүз уңаеннан Татарстанның 3 районында гына бу күрсәткеч 2 килограмм чиген уза. "Ут күршебез" Арча рейтингның 11 урынында. Көнлек тулай савым 158,3 тонна булса ук да, башка күрсәткечләре ким.

Республика бу көнне 3176,1 тонна көнлек савым алды, бер сыердан уртача 13,5 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев