Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сыеры республикада иң сөтлесе

Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да бетми, ел әйләнәсе дәвам итә. Терлекчелек юнәлешендә бигрәк тә. Күрсәткечләр дә ел дәвамында күз алдында. Кем тырышып эшли - шуның ризыгы да күбрәк. Сөтне генә алыйк. Әгәр сыерны яхшылап ашатмасаң, тиешенчә тәрбияләмәсәң, ул нинди генә затлы нәселдән булмасын, сөтне барыбер тиешенчә бирмәячәк. Әгәр дә инде...

Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да бетми, ел әйләнәсе дәвам итә. Терлекчелек юнәлешендә бигрәк тә. Күрсәткечләр дә ел дәвамында күз алдында. Кем тырышып эшли - шуның ризыгы да күбрәк. Сөтне генә алыйк. Әгәр сыерны яхшылап ашатмасаң, тиешенчә тәрбияләмәсәң, ул нинди генә затлы нәселдән булмасын, сөтне барыбер тиешенчә бирмәячәк. Әгәр дә инде вакытында ашатып, витаминнарын бирсәң, тиресен җыйсаң, сөтне гади сыердан да мулдан саварга мөмкин.


Иң сөтле сыерлар Әтнәдә яши


Республикада сөт күләме буенча узган елгы күрсәткечләр үзгәрмәде, дияргә була. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң сөтле сыерлар Әтнәдә яши. Биредә һәр сыердан 25,5 кг сөт савып алалар. Икенче урында, сөтлелек буенча, Саба сыерлары -19,9 кг. Кукмараның сөтлебикәләре аз гына калышып, көн саен 19,5 кг сөт бирә икән. Мамадышта бу күрсәткеч 1 кг азрак. Балтачта һәр сыердан 17,8 кг сөт савыла.


Гадәттә, җәй айларында гына 200 тонна сөт сава торган кукмаралылар быел февраль башында ук бу норманы үтәде. Шул рәвешле алар Татарстанда көнлек савым күләме буенча беренче урынга чыкты. Күләм буенча икенче урынны Балтач районы били. Анда көн саен 186 тонна сөт җитештерәләр. Әтнәдә 180 тонна, Арчада 153,1 тонна, Мамадышта 150,5 тонна сөт савыла.


Кукмараның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сүзләренчә, сыерларның сөте арту сәбәбе - аларны ашату белән бәйле. "Сыерларның рационын бераз үзгәрттек. Әлеге күрсәткечне ел әйләнәсе сакларга, җәен бераз арттырырга ниятлибез", - диде ул.


Иң аз сөт - Чирмешәндә


Кемдер көненә 200 тонна сөт сауса, икенче бер районнарда бу күрсәткеч 10 тоннадан аз гына артып китә. Мисал өчен, Чирмешән районында көнлек савым 12,6 тонна тәшкил итә. Менделеевскта 17,6 тонна, Кама Тамагында 23,5 тонна, Бөгелмәдә 23,6 тонна, Спас районында 29,5 тонна.


Иң аз сөт бирә торган сыерлар кая дисезме? Алары да Чирмешәндә. Анда һәр сыердан бары 7,2 кг гына сөт савалар. Кама Тамагы сыерлары 0,5 кг га сөтне күбрәк бирә. Мөслимдә бу күрсәткеч 8,8 кг, Минзәләдә 9,1 кг, Әлмәттә 9,5 кг тәшкил итә.


Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин сүзләренчә, сөтнең аз күләмдә булуы - район малларында туберкулез авыруы чыгу сәбәпле, сыерларның кимүендә. "Быел бездә "Илхан" сөт комплексы эшли башлаячак. Ул 1 мең баш сыерга исәпләнгән. Анда 74 баш тана кайтардык. Фермерлар да нәселле таналар сатып алды. Алар март-апрель айларында бозауларга тиеш. Киләчәктә, сөтчелек өлкәсендә республикадагы 43нче урыннан 33нчегә менәргә планлаштырабыз", - диде Мирзаһит Гатин. Сөтчелек комплексы ел азагында тулы көченә эшли башлар, дип күздә тотыла.


Сыерлар саны кими, сөт тә...


Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2016 елда сөт күләме 1 процентка артып, 1770,4 мең тонна тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында савылган сөт күләме 3,3 процентка артып, 1066,2 мең тоннага җиткән. Шәхси хуҗалыкларда исә киресенчә, сөт күләме кимү сизелә. 2016 елда Татарстанда сыер асраучылар бары 562,9 мең тонна гына сөт савып алган. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 96,8 процент тәшкил итә. Моны белгечләр шәхси секторда маллар саны кимү белән аңлата.


Сүз уңаеннан, Татарстанда хәзер көненә 3250 тонна сөт савыла. Узган елның 13 феврале белән чагыштырганда, үсеш - 5 процент. Бер сыердан уртача 13,9 килограмм сөт савып алына.


Сыйфатлы сөт... 31 сум тора!


Сөтне саву бер нәрсә, аны сату, табыш алу исә икенче мәсьәлә. Кызганыч, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештерелгән сөтләрен сату бәясеннән канәгать түгел әлегә. Шунысы сөендерә, кайбер хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе, 2016 ел белән чагыштырганда, бераз арткан.


Мисал өчен, Буаның "Ак Барс Буинск" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять сөтне быел 26,92 сумга сата. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,13 сумга артыграк. Саба районының "Шытсу" авыл хуҗалыгы оешмасы да сөтен 0,45 сумга кыйммәтрәккә, ягъни, 26,40 сумга сата башлаган. Түбән Каманың "Кармалы" агрофермасында сөт бәясе 1,5 сумга артып, 26,50 сум тәшкил итә. Шул ук районның "Бәхетле Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә сөтне быел 3,95 сумга кыйммәтрәккә, ягъни 28,19 сумга сата.


Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин билгеләп үткәнчә, сөтне сатып алуның бәясе үсү - чимал җитештерүчеләрнең сатып алучылар белән ышанычлы һәм даими мөнәсәбәтләре булуда дип аңлатты.


Балык Бистәсендәге "Кулон-Агро" хуҗалыгы сөт сатучылар арасында иң бае дияргә буладыр, чөнки алар сөтнең бер килосын 31 сумнан сата. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рөстәм Вахитов сүзләренчә, моның сәбәбе бик гади: сыйфатлы һәм майлылыгы югары булган чимал җитештерүдә.


Сүз уңаеннан, хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре НДСсыз күрсәтелде.


Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев