Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә талантлары югалмасын

Элек-электән җыр-моң кешенең юлдашы булган. Моңлы җырлар җырлау бик сирәк кешеләргә насыйп булган шул.

Аллага шөкер, җырчыларыбыз гел үсештә. Чын булса, 800ләп җырчы бар икән республикабызда. Бирсен Ходай җырласын, моңлансын халкыбыз. Талантлар югалмасын. Әмма элекке моңлы халык җырларын башкаручылар азайды шул. Элек тормышлар авыр булганга, халык моңланып җырлаган дип әйтмәкче булалар. Дөрес түгел, моң Аллаһтан бүләк һәм ул бик сирәкләргә генә бирелгән. Илһам абый кебек "Иске кара урман"ны, "Сарман" көйләрен үзәкләр­гә үтәр­лек итеп җырлаучылар күренми әле җырчылар арасында. "Кәккүк"не Әлфия апа бик матур моңлы итеп җырлады. Аллага шөкер, Зөһрә апа Сәхәбиева дәвам итә "Кәккүк" җырын. "Яңа кара урман"ны Марат Фәйрушин башкара, күз генә тимәсен бу егеткә, дәвамчысы булырмы?
Казаннан концерт килгәч, Минһаҗев Равил абый "Таң атканда" җырын сорап кәгазь кисәге җибәргән иде җырчыга. Анысы гафу үтенеп, "Репертуарыбызда бу җыр юк", дип җавап бирде. Озын җыр иде шул. Рәшит Ваһаповның "Әлфия" җырын, белмим, башкара алучы булырмы тагын? Әти-әниләр дә, бакча-ясле тәрбия­челәре, укытучылар бик игътибарлы булсын иде балалардагы яшерен сәләтләргә. Аларны күреп вакытында ачы­лырга ярдәм итәргә кирәк. Безнең класста Флера исемле кыз "Яңа Кара урман"ны искиткеч моңлы итеп җырлый иде, тәнәфестә җырлаталар иде аны. Укытучылар да чыгып тыңлап торды. Әнисе мәктәптә каравылчы булып эшләде. Мәктәп директоры Кашшаф абый: "Апа, бу баланы әрәм итә күрмә, Казанда бу кызның урыны...",- дигән. Тормыш авырлыгы да булгандыр, сәхнәгә чыга алмады бу кыз. Клуб хезмәткәрләре дә игътибар итмәгәндер бәлки, оныгы җырлый хәзер. Тавышы матур, моңлы җырлар җырлыйдырмы? Бибикамал әби: "Кызым, Миңкамалның миңа үпкәләрлеге бик зур, җырчы итеп урнаш­тырырга сорап килделәр, җибәрмәдем шул", - диде. Күршебез Фәрит абый бик матур тавышлы иде. Механизатор булды ул, кырга чыккач эш башлаганчы яңгыратып җырлап җибәрә иде. "Бигрәк матур тавышы шушы Фәритнең", - дияр иде авыл халкы. Миңсылу апайның "Кыр казы" җырын башкарганы, мо­ңы колагымда әле дә чыңлый минем. Фермада җырлаганы авылга яңгырап тора иде. Булса да булыр икән кешедә моң. "Тәслимә апайның урманда җырлаганын ишетеп алдым", - диде Галия апай. Оныгы Рәдис Фәйзерахманов дәвам итә әбисе эстафетасын. Җыр бәйгеләрендә катнашып, дипломнар алды бу егет (Редакциядән: "Әтнә таңы"ның 25 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә дә зур артистлар белән сәхнә тотты Рәдис). Бу мәкаләмне шуның өчен язам, андый моңлы җырчылар бик тыйнак булалар, алар күб­рәк аулак урында, урман-кырларда моңлана. Җыр-моң ирек ярата. Яшьтән көтү көтеп үскәч, моңлы җырларны җыр­ларга-тыңларга яраттым. Санаторийга барырга туры килде миңа. Үзем көйләп-сызгырып йөрим һава суларга чыккач, шунда бер абый: "Энекәш, син хәйран көйләп йөрисең, менә татарча концерт оештырырга йөрибез, җырламассыңмы?" - ди. Укытучы икән үзе. "Ой, абый җаным, мин көтүдә генә җырлыйм шул, бер дә сәхнәгә басканым юк", - дидем.
"Әйдә, тәвәккәлләп кара, монда сине беркем белми", - диде бу. Җырлап карарга чакырды. Рояльгә "Урман кызы"н җырладым, икенче шаян җыр - "Хөршидә-Мөршидә"не. Бик яраттылар. Олы рус агайлары да "Хөршидә-Мөршидә"не язып алып өйрәнеп йөрделәр. Шундагы клуб мөдире сөйләшеп, унбиш көнне арттырып, "Май концерты"на да алып калды. Бик рәхмәтле мин ул укытучы абыйга, сәхнәгә юл ачты. Авылда үзешчәннәр концертында күп катнаштым. Мөнирә апай: "Равилнең моңлы җырларын яратам", - дигән. Яңа ел концертында бер моңлы җыр җырладым. Галия апай белән Асия апай: "Энем, елаттың, рәхмәт, шушы кулыңны җуйма!" - диделәр. (Урыннары җәннәттә булсын, алар вафат инде). Тормыш мәшәкатьләре аркасында ерак кителмәде. Үзешчәннәр концертында гына җырлау насыйп булды. Аллага шөкер, авылдашлар, халык яратып алкышлады, рәхмәт. Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановка да "Гөлҗамал"ны җырлап күрсәттем...
Илһамнар, Әлфияләр бардыр халык арасында. Барлыйк аларны, үстерик! Югалмасыннар. Бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре игътибарлы бул­сын иде бу кирәкле гамәлгә. Бу мәкаләм моңлы истәлегем булсын иде.

Рифат Якупов фотосында Ары егете Рәдис Фәйзрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев