“Әтнә тамашачысы – иң кадерлесе!”
Үзебезнеке "Әтнә тамашачысы - иң кадерлесе!" Татарстанның атказанган артисты Алсу Рафаэль кызы Хәбибуллина белән ничә генә сөйләшсәм дә, әнә шул бер җөмләне ишетәм. Һәм ул аны тирән мәгънә белән әйтә. Сүз өчен генә түгел, чынлыкта шулай. Сүрия МИНГАТИНА Узган ел газетабызның юбилеен оештырганда кыюсыз гына (ныклап сөйләшергә акча юк) Алсуга...
Үзебезнеке
"Әтнә тамашачысы - иң кадерлесе!"
Татарстанның атказанган артисты Алсу Рафаэль кызы Хәбибуллина белән ничә генә сөйләшсәм дә, әнә шул бер җөмләне ишетәм. Һәм ул аны тирән мәгънә белән әйтә. Сүз өчен генә түгел, чынлыкта шулай.
Сүрия МИНГАТИНА
Узган ел газетабызның юбилеен оештырганда кыюсыз гына (ныклап сөйләшергә акча юк) Алсуга "Бер җыр җырламассыңмы икән кайтып", дип мөрәҗәгать иттек. Өметләнмәдек. Ә ул :"Кайчан?", - дип кенә сорады. Гастрольдә йөргән чагы иде. Бик ышанып бетмәдек, ә ул әнә шул "Әтнә" җырын җырлар өчен гастроленнән кайтып, сәхнәгә чыкты. Котлады, җырлады да, "Ашыгам", дип китеп тә барды. Ай күрде, кояш алды. "Җитмәде Алсу, тыңлыйсы иде бит җырларын", - дип калды кунакларыбыз.
Һәм менә бер дигән мөмкинлек, Күңгәр авылында - 20 елдан артык гомерен эстрадага багышлаган, 2004нчы елдан Казан сәнгать университетының өлкән укытучысы, үзебезнең танылган мәшһүр җырчы кызыбыз Алсу Хәбибуллинаның концерты була. Үзе генә түгел, хезмәттәше, татар эстрадасының энерджайзеры ( тик тормаучы, кабызучы) Винарис Ильегет белән кайта алар.
Ниләр буласын беләсегез киләдер, безне дә әлеге концертның үзенчәлеге, җырланачак җырлары, яңалыгы кызыксындырды. Сере нидә бу дуэтның?
Алсуның үзенә әнә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
- Әллә ни сере юк, соңгы вакытта концертлар оештыру авыраеп китте. Үзеңә генә күтәрү читенрәк, шуңа күрә без, артистлар дуэт булып эшләүне кулай күрдек. Бу тамашачы өчен дә файдага, төрлелек бар. Без Винарис белән эшләп карарга булдык. Винарис - татар эстрадасының кабызучысы. Ул зур гәүдәле булса да, бер минут тик тормый, бии-бии җырлый. Бии. "Болгар", ТМТВ премиясе лауреаты. Тырыш, үз сүзендә тора. Чыгышы белән Пермь өлкәсеннән, әнисе татар, әтисе яһүд. Үз исеме -Виталий Ефимович. Эстрадада15 ел эшләгәннән соң азрак югалып торды, аны күпләр "Юанша" җыры белән хәтерли. "Йолдызлы хит парад " белән районнарда йөрдек, оештыручысы Винарис иде. Мөмкинлекләрен күз алдына китергәнсездер. Әлеге вакытта Арча районы авылларында эшлибез, тамашачы яратып карый. Программаны тулыландыру турында да уйлыйбыз, киләчәккә планнар зур. Татарстанны әйләнеп чыккач, башка төбәкләргә чыгарга да исәп бар. Россия, Башкортостан, Себер, Пермь якларына юл тотмакчы булабыз. Монысы көзгә булыр. Ә мин үзем концертта эстрада, ретро җырларын җырлармын. Сез яратып өлгергән җырлар да, яңалары да бар. Берничәсе: "Сагынырсың әле еллар узгач" клибына төшерелгән җырымны да, якташларыбыз Мөнир Шакиров сүзләренә Ривал Хисмәтуллин көй язган яңа җырымны да тамашачыга җиткерермен дип торам. Билгеле инде "Әтнә" җырын бик яратып башкарам. Концертны яшь егет алып барачак, анысы сюрприз булсын.
- Әтнә тамашачысына әйтер сүзең калмыймы?
- Әтнә - минем туган ягым, ә Әтнә тамашачысы - иң кадерле тамашачым. Чакырсагыз да еш кайта алмыйм, мөмкинлектән файдаланып концертыбызга килегез, мин Сезнең өчен кайтам һәм Сезнең өчен җырлаячакмын. Бары тере тавышка җырлыйбыз. Очрашырбыз, дип өметләнәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев