Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - авыл халкының җиңүгә ышанычы зур иде

Наил Закир улы Сабиров: "Тәүге ачы күз яше ул..." Сугыш башланган көн һәм Җиңү көне - әрнү-сыкраулар, җан иңрәве, ашарга эзләп тилмергән, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, әни-сеңелкәшләрнең, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр, кыскача бәяләгәндә: тәүге ачы күз яше һәм безнең,...

Наил Закир улы Сабиров:

"Тәүге ачы күз яше ул..."

Сугыш башланган көн һәм Җиңү көне - әрнү-сыкраулар, җан иңрәве, ашарга эзләп тилмергән, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, әни-сеңелкәшләрнең, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр, кыскача бәяләгәндә: тәүге ачы күз яше һәм безнең, сугыш чоры балаларының кабат туган көне ул!

Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Апа белән мине әти ат белән Сабантуйга алып барырга тиеш. Олы апай - пионерлагеренда. Әти иртән эшкә китте, 1937 елда колхоз рәисе итеп билгеләнгәннән бирле аның буш вакыты булмады да, ә менә бәйрәмнәргә безне алып йөргәләде. 1941 елның ул июнь иртәсе аяз, матур иде. Мин сугыш башланганын белмичә, әтине көтәм. Әти кайтты да: "Улым, барып булмый, сугыш башланган, мин апаңны алып кайтам", - дип чыгып китте. 9 яшьлек бала ул чакта илгә нинди зур афәт килгәнен каян белсен, шулай да әтинең җитди, кырыс, шомлы карашыннан бик куркыныч икәнлеген аңладым. Авыл да сулып калгандай булды. Беренче көннәрдә сугышка яшьрәкләр китте, хәвефле көннәрне санап яшәдек, чират олыракларга җитте. Ярты елдан соң, 1896 елгы әтине 1941 елның икенче яртысында армиягә алдылар. Аны озатырга әни, Кәүсәрия сеңелкәш белән Дусым авыл башына кадәр бардык. Әти барыбызны да кочаклап саубуллашты, без, әни белән өч кыз, бер ир бала, елап тылда калдык. Әти киткән көннән башлап, һәркөн хат көтә башладык. Әтинең исәнлеген белеп тору безгә көч өстәгәндер. Әти моны сизенде булса кирәк, хатларыннан өзмәде. Төрле ешлыкта килә иде ул хатлар. Туктап торган чаклар да булды. 1943 елда әтине контузия алганнан соң кайтардылар. Без ат белән каршы алырга барганда әти җәяүләп Җөлбигә кадәр кайтып җиткән иде. Ул тәмәке тартмады, "Сугышта әнә шул тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның файдасы тиде",- дип сөйли иде әти. Монда кайтканда да янчыгында тәмәкесе бар иде. Ярты елдан соң тагын сугышка китте әти. 1944 елның ахырында авыр яраланып кайтты. Ярасы сидек юлында иде. Сия алмый газапланды. Ул чакта да самолетлар булган, әтине самолет белән Казанга алып киттеләр. Хәл белергә килгән вакытым иде, шәфкать туташы чыгып, әти белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Әтине самолет белән алып киттеләр, хастаханәдә бер еллап дәваланды. Үз хәлен үзе белгәндер, безгә сиздермәскә тырышты, 88 яшенә кадәр яшәде. Әни дә, Аллага шөкер, 80 яшенә җитеп вафат булды.

Сугыш елларында авыл кешеләре бик авырлык белән яшәде. Сугыш башлангач, бер-ике ел алай ук сизелмәде әле. Әнием Нәсимә бик тырыш иде, сыер асрады. Авыл халкы сыер бозаулап күп тә үтми, аны суя иде. Без ике-өч ел бозауны саклап үстердек. Аны көз көне икмәккә алыштырабыз. Ул икмәкне аз-маз итеп карап кына тотып яшәгәндер инде әни. 1943 елларда халык кузгалак, ат кузгалагы, кычыткан, акбашка күчте. Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя идек. Бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар каты. Хәтерлим әле, Кәүсәрия апа иптәш кызы белән башак җыйнарга барган иде. Ул елларда авылларда махсус тикшерергә куелган кешеләр билгеләнде. Аларны активист Гайшә апа тотып, әйберләрен алып калган, бик каты куркыткан, аның баласы да юк иде, безнең фермага менгәндә суга торган пироват бар иде, апа куркуыннан шунда эшләүче иптәш кызы янына менеп утырган, аягы шунда эшләп торган пироватка эләккән. Менә шундый аяныч нәтиҗәләргә дә китерде сугыш. Олы апаны 4-5 ел окоп казырга, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга йөрттеләр, өскә кияргә юньле кием, итекләр юк, кирзадан тегелгән бахиллар, калын сугылган су үткәрми торган ул киемне бозып, әнинең чалбар теккәнен хәтерлим. Бер апа гына йөрмәде, урман кисүчеләр дә, окоп казучылар күп булды. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәге көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды. Без, балалар, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар караса, сарык карадык, бозау караса, бозау тәрбияләдек. Мин 11 яшьтә көтү көттем. Шулай берчак көтү көткәндә, 4-5 сарык юкка чыкты. Көтүче гаепле, ул чакта түләтәләр. Сарыкларны эзләп, сугышка бармаган Нури абый белән марига киттек, басу буйлап сарык эзлибез, ә күз җир өстендә калган өшегән бәрәнгеләргә төшә. "Бәрәңге җыярга килсәң була икән монда", дигән уй сызылып үтә. Ул көнне мари колхозына барып йокладык, икенче көнне елга кырыенда таптык сарыкларны, шулай итеп зур бәладән котылып калдык. Бервакыт уфалла арбасын алып, тау кырыена печән чабарга киттем. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Мин нәрсә әйтер икән дип сагаеп торам. "Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык",- диде. Ул вакыттта басуда арыш, борчак, карабодай игәләр иде. Шуларны чаптык, тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы , башак уып ашый идек. Чалгы, урак белән эшләдек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде, берничә егет белән бергә чыгып китәбез, үзең генә үгезне тыңлатам димә, үгез теләгән җиренә бора да алып китә.1-2 ел бригадир ярдәмчесе дә булып эшләп алдым. Бар да кул белән эшләнә, авыр. Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп куялар иде. 1943 елдамы, 1944 елмы, төгәл хәтерләмим, казанда алдынгылар слеты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк, калын кара тышлы Тукай китабы алып кайтты. Ул китап авыл буйлап йөрде. Ә күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, акча бик кирәк иде. Уртанчы апа Сабада хисапчылар курсында укыды. Җәяүләп йөрделәр. Эшли башлагач, апа эш сәгате бетүгә кайтып китә, без эшлибез. Менә шул вакытта "Укырга кирәк икән, укыган кеше тиешле сәгатен генә эшли, дәрәҗәсе дә бар", дигән уй керде.

Ул чакта көнкүреш мактанырлык түгел, өй эчендә зур мич бар. Аның өсте зур, шунда йоклыйбыз, җылынабыз, тагын сәке бар. Булса, агач карават, өстәл. Кунаклар килсә, табын идәнгә корыла. Утырып ашыйбыз. Аякта - чабата, аны сатып алабыз. Безнең Дусым халкы лампа уты астында шәл бәйләде, шуны сатып акча эшлиләр иде. Ут та 1961 елда гына булды. Авыр булса да, без укырга тырыштык. Башта Дусым авылындагы башлангыч мәктәптә укыдык. Мәктәп салкын, ягу өчен юньлерәк укыган балаларны утын әзерләргә җибәрәләр, колхозның бер гектар чамасы агачлыгы бар иде. Җәйге чорда янәшәсенә борчак чәчәләр иде, борчак өстә кала бит ул, без куана-куана шуны җыябыз, утын әзерләгәндә борчак ашап була иде. Ул вакытта ничек ашата алганнардыр, мәктәптә бер тапкыр ашау оештыралар иде. Бәрәңге шулпасы була иде ул. Укырга тырышалар иде, башлангычта 20дән күбрәк булсак та, 7 сыйныфта укыганда 6-7 бала гына калдык. Ир малайлар мин генә, калганы кызлар, кот чыгып тора, мине кызлар кытыклый торганнар иде. Беренче укытучым - Мәймүнә апа, Күлле Киме авылында яши, әле дә исән. Очрашабыз. Аннан соң Хәбибрахман абый Фәизов укытты. Авыр яшәделәр алар. Дәфтәрләр сирәк, китаплар юк диярлек. Китап булса, аның юл арасына яза идек. Безнең әтинең марида дусты бар иде, беренче бөтендөнья сугышыннан ук дус булганнар Петр Семенович белән. Мин атналар буе аларда торганымны хәтерлим. Аның Лиза исемле кызы миңа дәфтәрләр бүләк итә иде. Рус теле укытучысының "Наил,синең шикарный дәфтәрең бар икән, сиңа матур итеп язарга кирәк", - дип әйткәне хәтердә. 5-6 класста укыган чак инде бу. Петр Семенович дигән кеше Мари Комыргуҗасында яши иде, ул безгә ат олавы белән утын да бирә иде. Мин аларга барырга бик тырыша идем, аларда ашарга әйбәт була иде,чөнки алар Мәскәү обеспечениесендә яшәделәр. Алардан икмәкне дә аз алдылар. Клавдия исемле кызлары әле дә исән-сау, аралашып яшибез, беркөнне генә хәлен белеп кайттым. Мари Комыргуҗасында ул вакытта әнинең сеңелесе Мәгъмүрә апа да яшәде.

8 сыйныфка укырга Фәизов Радик белән бергә Әтнәгә укырга бардык, аны мин кодаладым. Җәяүләп Әтнәгә кадәр чабата белән йөрибез. Киемнәр юк дәрәҗәсендә, кеше янына киярлек кием булмагач, аттестат алырга да бармадык, икенче көнне алырга туры килде. 10 сыйныфны бетергәч, мине Түбән Көек мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ул елларда шулай иде. 2 ел немең теле укыттым, ул чакта өчәр класс иде. Сәгатьләр күп. Шулай итеп акча эшли башладым. 540 сум акча түлиләр иде. Шул көннән башлап, без алай акчага мохтаҗлык кичермәдек. Ярты айлык хезмәт хакы алганымны хәтерлим. Ул 100 сум акчаны алам да карыйм, алам да карыйм, карый торгач ертылып китте. Апа алыштыралар аны дип, үзенә алып, миңа ертылмаганын бирде. Әнигә алып кайтып бирдем.

Сугыш беткәнен мин Дусым авылының Авиастроительный урамында ишеттем, хәзерге тыкрык менеп китә ул урамга. Кем әйткәнен дә хәтерләмим. Йөгереп әлсерәп кайтканым истә. Ул вакытта әти кайткан, эштә чагы. Шатландылар инде.

Сугыштан соң да 1945-46 елларда ачлык бик көчле иде әле. Безнең Казанда туган тиешле кеше бар иде. Вахитов абый, жир комбинатында эшли, күршедә яшәгән Хәнәфиева Фатыйма апа цех начальнигы булгандыр инде, бәрәңге кабыкларын майда кайнатып бирә иде. Әнинең бәрәңге кабыкларын юып, җыеп куйганын хәтерлим. Бу да ачлыктан котылуның бер юлы булгандыр...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев