Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” булдырды

Булдырдыгыз! Яратып укыйбыз! Газетабызның 8 апрель санында Мөршидә апа Ваһапованың "Яратам, сокланам, гаҗәпләнәм" дигән мәкаләсен бу санда мин дәвам итәм. Люция ӘХМӘТҖАНОВА, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан ССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре. Марс абый - укытучы, Марат- эколог, Сүрия - җурналист. Туры. Сынмады. Оешкан елларда шулай кирәк булды. Район үзәге...

Булдырдыгыз!

Яратып укыйбыз!

Газетабызның 8 апрель санында Мөршидә апа Ваһапованың "Яратам, сокланам, гаҗәпләнәм" дигән мәкаләсен бу санда мин дәвам итәм.

Люция ӘХМӘТҖАНОВА,

Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан ССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре.

Марс абый - укытучы, Марат- эколог, Сүрия - җурналист. Туры. Сынмады. Оешкан елларда шулай кирәк булды. Район үзәге ерак, юллар юк, газ юк. "Юк"лар һәм проблемалар бик күп иде. Менә шул проблемаларны бергәләп хәл итүдә газетаның чынбарлыкны яктыртуы, оештыруда этәргеч бирү сүзе, халыкка үтемле язмалар, план-омтылышларны халыкка җиткерү үз югарылыгында булды. Булдырдыгыз!

Район оешып, аякка басканнан соңгы яшәешне дә бөтен барлыгы белән укучыларыгызга җиткереп барасыз. Инде хәзер район халкы гына түгел, интернет челтәре аша газетабызны бөтен республика халкы кызыксынып укый. Язмаларыгызны көтеп алалар. Журналистларыбызның язмалары республика матбугатында басылып килү дә аларның үз эшләренең осталары булуларын раслый. Һәм бу чыннан да шулай. Булдырасыз! Яратып укыйбыз.

Әтнә ягы тарихта "Ак як" булуы белән билгеле. Ничек эшли башлавыгызны белгән һәм бүген ничек эшләвегезне күргән кеше буларак әйтәм, мәгърифәт ягын көчәйтерлек һәм яңа үрләр яуларлык мөмкинлекләрегез бар! Якынлашып килүче олы юбилеегыз белән барыгызны да тәбрик итәм. Сәламәтлек һәм уңышлар телим. Тагын бер кат бәйрәмегез белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев