Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” бәйрәм итә бүген!

Газетабызның фотожурналистына - 59 яшь ! Фотога төшерү белән мавыкса да, шөгыльләре күп аның, алыштыргысыз кеше ул безнең өчен, чөнки куллары алтын, тотынган эшебез барып чыкмаса да, берәр нәрсә ватылып китсә дә, киңәш кирәксә дә, Хәйдәр абыебызга мөрәҗәгать итәбез. Ә ул карусыз, "яхшы, хәзер карыйм", дип сөендерә. Бүген аңа карап...

Газетабызның фотожурналистына - 59 яшь ! Фотога төшерү белән мавыкса да, шөгыльләре күп аның, алыштыргысыз кеше ул безнең өчен, чөнки куллары алтын, тотынган эшебез барып чыкмаса да, берәр нәрсә ватылып китсә дә, киңәш кирәксә дә, Хәйдәр абыебызга мөрәҗәгать итәбез. Ә ул карусыз, "яхшы, хәзер карыйм", дип сөендерә. Бүген аңа карап үзебез дә сөенәбез, коллективыбызда иң өлкәне булса да, ул иң акыллысы һәм иң яшь күңеллесе, җор сүзлесе! Бик акыллысы, бик тыйнагы. Аңлагансыздыр, барыбыз да яратабыз аны! Хәйдәр Габделхәй улы Гарипов! Бүген ихлас күңелдән, олылап, туган көнең белән котлыйбыз сине. Сау-сәламәт булып, гаиләңнең кадерен тоеп, тигезлектә, муллыкта, шатлыкта яшәргә насыйп булсын. "Заманында без малайлар идек"- бүген дә әнә шул сыйфатларыбызны саклап яшик! "Важныйлансак"та, эреләнмик! Юлдаш булып гомер буе

Бәхет шатлык сине чорнасын.

Туксанда да китмим әле, диеп

Ләззәтләнеп бүген елмайсын

Елмаймаслык мыни? Горур эзләр

Еллар аша киткән тезелеп:

Гаиләң - энҗе, эшең - мәрмәр!

Дус-ишләрең хөрмәт белән

Зурлый Сине бүген сөенеп!

59 яшең белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев