Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” дәвалый...

Сүнмәгез дә, сүрелмәгез дә, сүндермәгез дә! Пыяласына күпме генә шакып торсак та, телевизор безне ишетми. Сезнең белән уртаклашып була. Кеше Сезнең ярдәм белән кеше: - гаделлек эзли, - шатлык уртаклаша, - бәйрәм белән котлый, - соңгы юлга озата, кайгы уртаклаша, - күңеленнән чыккан иҗат җимешләрен җиткерә. Тормыш мәшәкатьләренең 1001 җавабын...

Сүнмәгез дә, сүрелмәгез дә, сүндермәгез дә!

Пыяласына күпме генә шакып торсак та, телевизор безне ишетми. Сезнең белән уртаклашып була. Кеше Сезнең ярдәм белән кеше:

- гаделлек эзли,

- шатлык уртаклаша,

- бәйрәм белән котлый,

- соңгы юлга озата, кайгы уртаклаша,

- күңеленнән чыккан иҗат җимешләрен җиткерә.

Тормыш мәшәкатьләренең 1001 җавабын да Сездән эзлибез, табыла. Куандыручылар да - Сез! Дәвалаучылар да - Сез! Җан азыгы бирүчеләр дә - Сез! Ике якны килештерүгә омтылган саваплылар да - Сез!

Бу кечкенә генә район газетасын аерым өлкәләрне генә яктыртучы матбугаттан өстен саныйм. Берүк вакытта көндәлек кенә, ә алардан еллар, чирек гасыр җыелган - 25 ел!

Иҗатыгыз күпкырлы, укучыларыгыз ярата. Озын, сәламәт гомерле булыгыз!

Газета- оештыручы! Шулай булган һәм булачак. "Очкыннан ялкын кабыныр!" Сүнмәгез дә, сүрелмәгез дә, сүндермәгез дә!

Люция ӘХМӘТҖАНОВА,

РФнең халык мәгарифе отличнигы,

Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Олы Мәңгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев