Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” гомер буе балкы!

Район газетасының 97 нче санын кулыбызга алдык, чираттагысын да алырбыз, Алла боерса! Алырга язсын. Газетабызның һәр санын көтеп алам, һәр язманы башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Миңа бик ошый, чөнки анда һәр тема яктыртыла. Районда булган барлык хәлләрне белеп торабыз. Киләсе 2015 елга да алдан язылып куйдым, бер елны да...

Район газетасының 97 нче санын кулыбызга алдык, чираттагысын да алырбыз, Алла боерса! Алырга язсын. Газетабызның һәр санын көтеп алам, һәр язманы башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Миңа бик ошый, чөнки анда һәр тема яктыртыла. Районда булган барлык хәлләрне белеп торабыз. Киләсе 2015 елга да алдан язылып куйдым, бер елны да язылмыйча калганым юк. Ходай сәламәтлекне биреп, укып барырга язсын. Ә коллективка исән-сау булып, тынычлыкта яшәргә, эшләргә язсын. Киләсе Яңа ел тыныч һәм тату, мул уңышлы ел булса иде, дип телим.

Районыбызның якты таңы булып аттың,

Яктыртасың булган эшне, һәр почмакны.

Булганнарны, уңганнарны күкләргә чөясең,

Күрсәтәсең, курыкмыйсың һәрбер пычракны.

Синең якты таңын ярдәм итә безгә,

Юлдан адашмыйча алга атларга.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар,

Сер бирмәскә кирәк ятларга.

Бар теләгебез сиңа: шушы кыюлыгың,

Югалмасын иде якты таңнарда.

Буыннардан буыннарга күчеп

"Әтнә таңы"- туган якның таңы,

Нык адымнар белән

Бар син әйдә, килер елларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев