Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә таңы... Халык гамен кыйбла итеп алып...

Әтнә таңы... Халык гамен кыйбла итеп алып, Чирек гасыр күпме чакрым узган! Ярдәм көткән меңәрләгән җанга Игелекле, җылы кулын сузган. Әтнә таңы... Ташка баскан сүздәй уелып кала Тарих битләрендә һәр язмасы. Әтнә таңы бүген хәзинә ул, Әтнә төбәгенең күз карасы! Әтнә таңы... Көткән кунак булып өйгә керә, Шифа булып сеңә...

Әтнә таңы...

Халык гамен кыйбла итеп алып,

Чирек гасыр күпме чакрым узган!

Ярдәм көткән меңәрләгән җанга
Игелекле, җылы кулын сузган.

Әтнә таңы...
Ташка баскан сүздәй уелып кала
Тарих битләрендә һәр язмасы.
Әтнә таңы бүген хәзинә ул,
Әтнә төбәгенең күз карасы!

Әтнә таңы...
Көткән кунак булып өйгә керә,
Шифа булып сеңә бәгырьгә.
Үз халкына багышланган хезмәт
Лаек бүген хөрмәт-кадергә.

Әтнә таңы...
Офыкларга кулың сузсаң әгәр,
Гасырларны иңләр шөһрәтең.
Хәер-дога кыла язмышыңа
Казан арты - Әтнә төбәге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев