“Әтнә таңы“ хәбәрчесе яза
Газетаның алдагы саннарында бүленеп - бүленеп чыккан Гөлнар апа Мөхәмәтҗанованың «Бер бишектә - ай һәм кояш» дип исемләнгән язмасы күңел түрләрендә аерым бер тәэсир калдырды. _____________________ Темасы, эчтәлеге кызык тоелды миңа. Язманы көтеп укыдык, дәвамы әле озын булса ярар иде, дип теләдем. Бер сулыштан, иң яратылып укылучы хикәя кебек хис...
Газетаның алдагы саннарында бүленеп - бүленеп чыккан Гөлнар апа Мөхәмәтҗанованың "Бер бишектә - ай һәм кояш" дип исемләнгән язмасы күңел түрләрендә аерым бер тәэсир калдырды.
_____________________
Темасы, эчтәлеге кызык тоелды миңа. Язманы көтеп укыдык, дәвамы әле озын булса ярар иде, дип теләдем. Бер сулыштан, иң яратылып укылучы хикәя кебек хис иттем. Ә язма аеруча күңелле, эзле язылган. Нәкъ безнең кебек, дия - дия чагыштырып караган булам...
Без дә дүрт егет үскәнбез. Дүртебез дүрт кеше дигәндәй, холыкларыбыз буенча бер - беребезгә бөтенләй ошамаганбыз. Икенче булып туган абыем инде күптән җир куенында, ә калган абыйларым белән бер - беребезгә ошаган якларыбыз сирәк. Алай дисәм дә, кайчак уйлаулар туры килә үзе... Бер үк мәсьәлә турында кайгыртырга мөмкинбез.
Язмада Гөлнар апа игезәкләр тормышын тәмләп сөйли. Менә олы абыемның кызлары да игезәкләр кебек үземә, шуңа мин дә язарга булдым әле.
УЙНАТА БЕЛҮЧЕ КИРӘК
Ике кыз үстерә олыбыз. Илүзә һәм Айзилә. Игезәкләр тормышы кебек үк, сеңлекәшләрем дә шулай - бер - берсеннән аерылмыйлар. Кирәк булып аерылып торган көннәрдә үзләрен күңелсез хис итәләр кебек, сагынышалар. Апа - сеңел булып үсүе әнә шул игезәкләр тормышыннан ким түгел, минемчә.
Икесе дә кыз булгач вакыты белән талашып та китәләр, икенче караганда дуслашкан да булалар. Бер - берсе белән уйныйлар, кызык эзлиләр. Нишләргә белмиләр, минут та тик утырмыйлар. Телевизорның "Дисней" каналында яраткан мультиклары булса - тыннары да чыкмый анысы, әмма бу вакытта кызлар баштан аяк кереп чумалар. Аера торган түгел. Вакыты - вакыты белән сүгеп тә куясың, тик үзләренә барыбер бер уйната белүче абыйлары булса - күңеллерәк.
Илүзә - олысы, кечкенә вакытында төннәрен еларга яратты, бишектә икәнен генә аңлый башлап, тирбәтеп җибәргәч кенә туктар иде. Айзиләсе апасы кебек, авылны яратты. Каникулларга кайткач, елашып, үзәкне өзеп китәләр.
Сеңлекәшләремне тәрбияләүдә өлеш кертүем белән бик куанам, ләкин кызларны уйната белү аеруча катлаулы. Егетләр булса туптан ары китмәс иде, ә кызлар бит бизәнүен, үпкәләвен яшерми, нәрсә дә булса ошамаса елый. Икәү булгач, үзләренә ни генә алсак та икене алырга тырышабыз.
КҮҢЕЛЛЕ ДӘ, ҖИТДИ ДӘ
Олысы өченчедә, кечесе быел беренче сыйныфка, Алла боерса, укырга керәсе. Илһам килгәндә генә дәрес әзерлибез, кызыксындыру чаралары да үткәреп карыйбыз. Тик алар күпкә башлырак, кечкенә генә хатаңны да шундук күрәләр. Сөйләшүгә алар остарак, кыю балалар.
Кечкенәсе бөтенләй дә оста дияр идем, кем әйтмешли, хәйләкәр. Гаебен тану түгел, ә гаепсезгә (апасына) сылтап куярга бик булдыра. Серле генә елмая, башыңны әйләндерә. Үзе кайчак юаш та, тәмле ризыкларны бүлешә, барысын аңлый, исең китәр. Башына килсә шундый авыр сораулар сорый, җавап таба алмый тилмерәсең. Чөнки, сораулар тормышчан, уйларга сала торганнардан.
Кызлар белән кибеткә бару да җиңел генә бирелми. Барсаң, кесәңне тутырып баруың хәерле, әле моны, әле тегене сорап үзәгеңә үтәләр, татлы, баллыны әйтәсе юк. Ул уенчык кибетенә аларсыз керсәң яхшырак. Юкса, кибете белән кызыгачаклар. Үзләре чама хисен дә беләләр, "акча җитмидер инде безнең, әйеме" дигән булып күзгә карап торалар. Күңелле дә, җитди дә үзләре. Ай һәм кояш кебек, җылы да, салкын да.
"ЗУ - УР ҮСКӘННӘР"...
Аннан, ни хикмәт, суны бик яраталар. Мөмкин булса көне буе суда уйнарлар иде. Олысы инде ничә ел хәзер бассейнга йөри. Яратадыр. Җәй җитсә бакчада суны өчәүләп сибәбез. Узган ел уйлаштык та, өчебезгә өч лейка алырга булдык. Буйга карап алдык. Кич җитсә, без бакчада кайнашабыз. "У-у... Болар инде зу-ур үскәннәр"... диешәбез.
Җәйге каникул озак бит инде, нишләп кенә бетәсең. Кайчак фотосессия ясыйбыз әле! Ул фотолар хәзер меңләгән... Төшергәнне бик яраталар үзләре.
Велосипедта да йөрибез... Туп тибәбез, скакалкада сикерәбез, биибез. Тик мин алар кадәр йөри алмыйм, тиз арыйм, кич җитүгә "әйдә, ятыйк инде" дим. Йокламыйлар кызлар! Берничә сәгать сөйләшеп яталар, аннан соң тавышлары бетә. Көндезгә кадәр йоклыйлар иде, соңгы вакытта иртән инде сикереп торалар, исем китә!
ГАҖӘЕП, БАЛАЧАК
Күңелле вакытлары шул. Ни генә дисәм дә. Төп башыңа да утырталар. Җитмәгән җирләре юк. Инструментлары (язу - сызу өчен) таралып ятмаса күңелләре булмый үзләренең. Таралгач рәхәт, искә төшкән саен язалар. Йоклар алдыннан җыеп бетерә алганча җыештырып кына куй, иртәгә тагын шул хәл. Инде әкренләп аңлыйлар, үзләре дә җыешалар.
Аннан, күңелгә килсә кызларны сәяхәткә алып чыгарга тырышам. Авыл буенча әйләнәбез. Авылдагы зур бия янына булса да төшеп менәбез. Моны да кирәк саныйм. Телевизорны артык озак карамасыннар өчен биетеп булса да алабыз. Игътибарны файдалы якка җәлеп итәргә тырышабыз. Сирәк булса да укып алабыз. Укыйсы килмәгәндә яздыртабыз, мисаллар эшләтәбез. Башы эшләсен, кирәклесен эшкәртсен дип кайгырабыз. Җәлеп итү юлларын табабыз. Арып та китәм, ул чакта экраннан аерылмыйлар менә. Иң борчыганы: телевизордан балага зыян салучы мультиклар куюлары. Алар ияләшкән дә хәзер, анысын - монысын уйлап тормыйлар, рәттән карыйлар, бары күңелле генә булсын.
Әйе, гаҗәеп, матур балалар тормышы. Балачак... Кеше гомеренең язы ул. Хәтерендә мәңге саклана. Ә бу еллар һәркем күңелендә якты, җылы эзләр булып калса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев