Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" хезмәттәшен туган көне белән котлый

11 июль көнне хезмәттәшебез Филатова Фәридә Фаяз кызының туган көне - 45 яшьлек юбилее. Фәридәбез гомер бәйрәменең тагын бер юбилеен билгеләп уза. Хөрмәтле хезмәттәшебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сине җиһанга бүләк иткән июнь ае ямьле җәй башына туры килә. Җиләкле аланнардай киң күңелең юмарт, эчкерсез, гади, сабыр...

11 июль көнне хезмәттәшебез Филатова Фәридә Фаяз кызының туган көне - 45 яшьлек юбилее. Фәридәбез гомер бәйрәменең тагын бер юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сине җиһанга бүләк иткән июнь ае ямьле җәй башына туры килә. Җиләкле аланнардай киң күңелең юмарт, эчкерсез, гади, сабыр синең.

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагы яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан да,

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Изге, ихлас күңелдән "Әтнә таңы" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев