Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - лишайдан сак булыгыз

Татарстанда лишай ( микроспория) авыруы белән зарарланучылар артып киткән. Гыйнвар аена алынган мәгълүматларга караганда,бу авыру белән авыручылар саны узган елгыдан 4 процентка арткан . Республика Роспотребнадзор белгечләре әлеге авыруның нәкъ менә яз көне, табигатькә чыга башлагач активлашуы турында кисәтә. Авыруны тән тиресенә эләккән пычрак тире, чәч, йон кисәкләре китереп чыгара....

Татарстанда лишай ( микроспория) авыруы белән зарарланучылар артып киткән. Гыйнвар аена алынган мәгълүматларга караганда,бу авыру белән авыручылар саны узган елгыдан 4 процентка арткан . Республика Роспотребнадзор белгечләре әлеге авыруның нәкъ менә яз көне, табигатькә чыга башлагач активлашуы турында кисәтә.
Авыруны тән тиресенә эләккән пычрак тире, чәч, йон кисәкләре китереп чыгара. Алардагы споралар ел ярымга, ә балчыкта ике айга кадәр сакланырга мөмкин. Микроспория аяк гөмбәчеге авыруыннан кала иң киң таралган гөмбәчек инфекциясе булып санала. Ул һәркайда очрарга мөмкин һәм бик йогышлы. Аның белән күбрәк балалар авырый, еш кына яңа туган сабыйларда да күзәтелә.
Хайваннарда микроспория колак тирәсендә, башта, алгы һәм арткы тәпиләрендә йоны коелган урыннар белән характерлана. Еш кына тышкы яктан сәламәт күренгән песиләр дә авыру чыганагы булып тора.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев