Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" рәхмәт сиңа!

"Әтнә таңы" рәхмәт сиңа! Сценарийдан өзек: "Әтнә таңы" газета гына түгел, кайчагында аңа караңгы төндә чыра яндырып, дөньяга яктылык өстәүче дә, яралы йөрәкләрне җан җылысы белән бәйләп дәвалаучы да, өмет сулкылдаган күңелләргә канат куючы да булырга туры килә. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга олы дөнья белән күпер вазыйфасын да үти ул. "Әтнә...

"Әтнә таңы" рәхмәт сиңа!


Сценарийдан өзек:

"Әтнә таңы" газета гына түгел, кайчагында аңа караңгы төндә чыра яндырып, дөньяга яктылык өстәүче дә, яралы йөрәкләрне җан җылысы белән бәйләп дәвалаучы да, өмет сулкылдаган күңелләргә канат куючы да булырга туры килә. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга олы дөнья белән күпер вазыйфасын да үти ул. "Әтнә таңы"ның кылган игелекле гамәлләрен санап чыгып кына булмас. Газетабызга яшәешенең һәр мизгелендә рәхмәт укып яшәүчеләр дә меңгә туладыр. Әйдәгез, шундыйларның берничәсенә тукталып китик.

Моннан 10 ел элек нәни улының күзенә кичекмәстән катлаулы, кыйммәтле операция кирәклеген ишеткән ялгыз ананың кичерешләрен күз алдына китерәсез булыр. Ул чакта Түбән Көек авылында яшәүче Лидия Хәкимова белән улы Салаватның иң беренче хәленә керүче, ярдәмгә ашыгучы да "Әтнә таңы" була. Лидия ханымның газетага язган хатыннан өзек укып китик әле.

"Кулыма каләм алдым да, уйга калдым. Нәрсәдән башларга, күңелдә туган өермә-давылларны, уй-кичерешләрне, үзеңнең ялгыз түгеллегеңне тоюның нинди рәхәт, халкыбызның ни дәрәҗәдә шәфкатьле икәнлеген тасвирлар өчен сүзләрне ничек табарга, безнең ни дәрәҗәдә сезгә рәхмәтле булуыбызны ничек җиткерергә? 2004 елгы "Шәфкатьлелек марафоны", "Әтнә таңы"нда Сүрия апа Мингатина язып чыккан "Моңлы бала түгел идем" дигән язма хәтерегездәме икән? Без шул язманың геройлары - Салават белән әнисе. Хәйрия марафонында җыелган акчаларны безгә тапшырдылар. Бу акчаларны кабул итеп алгандагы кичерешләрне тасвирларлык сүзләрне таба алмадым. Ярдәм бик вакытлы булды. Уфа шәһәренең "Центр глазной и палстической хирургии" дип исемләнгән үзәгендә Салаватка бик катлаулы операция ясалды. Әнә шул иң авыр минутларда, җан меңгә телгәләнгән чакларда, безгнә сезнең йөрәк җылыгыз ярдәм итте. Без сездән көч алдык, безне сезнең мәхәббәтегез коткарды һәм бүген без исән-сау. Матди һәм рухи яктан ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтебез чиксез. Ә "Әтнә таңы" газетасы коллективына, Сүрия апа, сезгә, меңнәр арасыннан безне эзләп табуыгыз, ярдәм итүегез өчен рәхмәтләрнең иң олысы. Исән-сау яшәгез. Лидия һәм Салават Хәкимовлар." Бүген, Аллага шөкер, дөньялары түгәрәк Хәкимовларның. Салават та инде бәләкәй малай түгел, теләсә-кайсы чибәр туташны үзенә каратырдай егет солтаны булып үсеп җиткән. Автотранспорт техникумын тәмамлап, бүгенге көндә читтән торып аграр университетта укый. Элекон заводында слесарь-вентиляционщик булып эшли. Кызганыч, бүгенге бәйрәмгә кайта алмадылар, шулай да алар сезгә иң җылы сәламнәрен җиткерергә куштылар.

Тагын бер хат. Монысы Яңа Әтнә авылыннан Раил Хәкимовтан.
"Исәнмесез, "Әтнә таңы" редакциясе. Сезне зур юбилеегыз белән котлыйм. Газетаның һәрбер санын көтеп алам. Өйдә, бигрәк тә урын өстендә яткан кешегә яңалыклар, районыбыз хәбәрләре белән танышу һава кебек кирәк. Әйтәсе килгән сүзем шул: рәхмәт сезгә шулай матур итеп халыкка хезмәт иткәнегезгә, булышканыгызга. Бу сүзләрне үз язмышымнан чыгып әйтәм. Моннан берничә ел элек мине олы дөнья белән бәйләп торган бердәнбер юанычым - ноутбугым ватылды. Гүя күгемне болыт сарды, япа-ялгызым караңгы дәрьяда калгандай булдым. Дусларым Альберт, Гүзәл минем авыр хәлемне белеп алып, "Әтнә таңы"на мөрәҗәгать иттеләр. Сүрия апа Мингатина минем тормыш турында язып мәкалә чыгарды. Бер атна да узмагандыр, мәрхәмәтле Илсияр апай белән Рәшит абый Абдуллаҗановлар миңа ноутбук бүләк иттеләр.Ул гына да түгел, сүз арасында мунча керергә кыенрак дип әйтеп куйганмын, күп тә үтмәде, душовой кабинка да куйдырып бирделәр. Минем турында "Әтнә таңы"нда мәкалә чыккач, тормышым 180 градуска үзгәрде. Альберт дустым әле дә ташламый, хәлемне сорап тора, ай саен ерактан кайткан туганым кебек сумка-сумка күчтәнәч төяп килә. Әлеге көндә мин яңа туган көнгә шатланып, дөньяның һәр мизгеленә куанып яшим, душтан юынып чыккан саен Илсияр апайга, Рәшит абыйга рәхмәт укыйм. Сүрия апай, Альберт дустым гаиләсе, мине сезнең шикелле изге кешеләр белән очыраштырган өчен Алламга рәхмәт. Сезне кабат юбилеегыз белән котлыйм. Раил Хәкимов, Яңа Әтнә авылы."

Язмышлар. Язмышлар... Бәләкәй генә үз дөньясында чынга ашмас дип уйлаган татлы хыяллары белән Күшәр авылында яшәп ятучы Мөнир Шакиров хакында "Әтнә таңы"нда язма басылгач, егетебезнең тормыш йомгагы да тылсымлы әкиятләрдәгечә тәгәри башлады. Башта компьютерлы, интернетлы булды ул, аннан машиналы-правалы, рульгә утырды, фатирлы булды. Бүгенге көндә матур тавышы белән Арча радиосында тыңлаучыларын сөендерүче ди-джей, ТМТВ каналының алыштыргысыз хезмәткәре ул!
Рүзия апа Камаева турында да бүген инде республикада белмәүчеләр юктыр. Якташ шагыйрәбезнең иҗат кичәләре хәзер Казан сәхнәләрендә уза, ике китабы дөнья күрде. Шуңа да иң беренче шигъри тәлгәшләрен "Әтнә таңы" газетасы аша укучыларга җиткергән Рүзия Камаева белән редакция коллективының дуслыгын җилләрдә сыналган, салкыннарда чыныккан дип әйтергә тулы мөмкинлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев