Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - тавык йомыркасына ни язылган?

Тавык йомыркасында - "Аллаһ" сүземе? Кышлау авылында яшәүче Фәрит Мөхәммәтгалиев редакциягә ике йомырка күтәреп килгән. "Монда "Аллаһ" сүзе язылган дип әйттеләр, сез дә карап карагыз әле",- ди. Карадык, фотосурәткә төшердек. Инкарь итеп булмый охшашлык бар. "Ике әтәчкә биш тавыгым бар минем, әле мондый йомыркалар салганнары юк иде", - дип үзе...

Тавык йомыркасында - "Аллаһ" сүземе? Кышлау авылында яшәүче Фәрит Мөхәммәтгалиев редакциягә ике йомырка күтәреп килгән. "Монда "Аллаһ" сүзе язылган дип әйттеләр, сез дә карап карагыз әле",- ди. Карадык, фотосурәткә төшердек. Инкарь итеп булмый охшашлык бар. "Ике әтәчкә биш тавыгым бар минем, әле мондый йомыркалар салганнары юк иде", - дип үзе дә аптырый Фәрит. Булмас дип әйтеп булмый, Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын төрле юллар белән искә төшергән вакытлар бар. Әлеге сурәтләрне социаль челтәр аша Казан шәһәренең баш казые Мәхмүт Шәрәфетдингә дә җибәрдем. Ә ул болай дип җавап язган: "Витамин җитмәсә, тавыклар шундый йомырка сала башлый. Йомыркадагы язуны Алла дип тә, мулла дип тә, бик тырышсаң Сурия дип тә укып була. Йомырка язусыз. Аннан соң үзегез уйлап карагыз инде Аллаһы Тәгалә шундыйга калганмы инде тавык күтеннән үзенең исемен язып чыгара?..." Чынлап та, вакыты-вакыты белән артык хыялга бирелеп китмибезме? Бу очракта һәркемнең үз фикере... Юк, бу чынлап та "Аллаһ" сүзе диюче бар икән, шулай булсын, анысы да начар түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев