Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - ун көн элек танышкан кызны үтергән

2014 елның 25 апрелендә кылынган җинаять өчен 30 яшьлек Рөстәм Галимҗановка карата хөкем карары чыгарылды. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле дип табылды. Бу хакта Татарстан прокуратурасыннан хәбәр иттеләр. Суд ачыклаганча, бу көнне Галимҗанов әле 10 көн чамасы элек кенә танышкан 30 яшьлек...

2014 елның 25 апрелендә кылынган җинаять өчен 30 яшьлек Рөстәм Галимҗановка карата хөкем карары чыгарылды. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле дип табылды. Бу хакта Татарстан прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.


Суд ачыклаганча, бу көнне Галимҗанов әле 10 көн чамасы элек кенә танышкан 30 яшьлек хатын-кызны кунакка чакыра. Алар Арчадагы арендалап торган фатирда очраша. Ике арада бәхәс чыга һәм ир-ат кызны ачыкланмаган тупас әйбер белән буып үтерә. Җинаять эзен яшерү максатыннан ул кызның мәетен фатирдан алып чыга һәм йортның икенче катындагы коридорда - почмакка яшереп куя, фатирда кызның әйберләрен чыгарып ташлый, үзенең киемнәрен юа, кирәге чыга калса дип җинаять урынында булмавын исбатларлык дәлилләр дә хәстәрләп куя.

Суд утырышында Галимҗанов үз гаебен кире каккан. Суд, дәүләт гаепләүчесе белән килешеп, аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгара. Хөкем иелүче кырыс режимлы төзәтү колониясенә озатылачак. Әлегә суд карары көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев