Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"на - 25 яшь

25 булдымыни, Ни арада үтте ул? Безгә бердә сизелмәде, Бәлки сезгә күптер ул? 25 - кышы, язы, җәе, Көзе айлары. Бер - бер артлы туып торды Газетаның саннары. Әгәр туплап бергә өйсәң, Булыр иде микән тау? Төргәкләргә төйнәп бирсәң, Җитәр иде микән бау? Әтнә үзәген балкытып, Тора гүзәл йортыгыз. Бер...

25 булдымыни,
Ни арада үтте ул?
Безгә бердә сизелмәде,
Бәлки сезгә күптер ул?

25 - кышы, язы, җәе,
Көзе айлары.
Бер - бер артлы туып торды
Газетаның саннары.

Әгәр туплап бергә өйсәң,
Булыр иде микән тау?
Төргәкләргә төйнәп бирсәң,
Җитәр иде микән бау?

Әтнә үзәген балкытып,
Тора гүзәл йортыгыз.
Бер туктаусыз хезмәттә Сез,
Эшләрегез бик тыгыз.

Районыбыз ничек сулый,
Кайда , нәрсә яңара.
Газетабыз битләрендә,
Барда күренеп бара.

Кергән чакта һәрвакытта
Көләч Сезнең йөзегез.
Ходай сәламәтлек бирсен,
Исән - имин йөрегез.

Гаиләгездә булсын һәрчак,
Тынычлык һәм тигезлек.
"Әтнә Таңы" атып торсын,
Саны булсын гомерлек.

Миләүшә Вәлиева, Ары авылы.

Юбилеегыз белән котлыйбыз... Ары мәдәният йорты коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев