Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы»ннан - мәзәкләр

Тимерче өйрәнчеккә: - Хәзер мин уттан тартып алам. Ә син менә шушы зур чүкеч белән берне кундырырсың! ...Шулай итеп өйрәнчек тимерче булып китә... Кибеткә кечкенә Мойше килә. - Миңа 3 литр бал бирегез әле, - ди. Кибетче банканы тутыра. Шунда Мойше: - Акчасын әти иртәгә түләр, - ди. Кибетче: «Бу...

Тимерче өйрәнчеккә:

- Хәзер мин уттан тартып алам. Ә син менә шушы зур чүкеч белән берне кундырырсың!

...Шулай итеп өйрәнчек тимерче булып китә...

 

Кибеткә кечкенә Мойше килә.

- Миңа 3 литр бал бирегез әле, - ди.

Кибетче банканы тутыра. Шунда Мойше:

- Акчасын әти иртәгә түләр, - ди.

Кибетче: "Бу яһүдләргә ышаныч юк", дип, балны бирми, кире бушата.

Мойше урамга чыккач, банка төбен карый һәм:

- Әти дөрес әйткән, монда ике бутербродка җитәргә тиеш, - дип куя...

 

Кичә эштә җыелыш булды, гаделлек эзләдек... Бүген эш эзлибез...

 

Бүгенге медицина әллә нинди хикмәтләр оештыра. Дөрес, күбесенчә финанс өлкәсендә...

 

Ир-ат суыткычтагы барлык спиртлы эчемлек һәм сыраларны спорт сумкасына тутыра. Хатыны:

- Син нәрсә инде, нәрсәгә безгә шулкадәр спиртлы эчемлек? Дачага ике көнгә генә барабыз бит...

- Юк, кадерлем, дөрес әйтмисең... 16 яшьлек улыбыз ике көнгә берүзе өйдә кала...

 

Студент имтихан бирә, профессор аны "батыра".

- Ярый, - ди укытучы. - Менә бу сорауга җавап бирә алсаң - бирдем дип уйла... Бу аудиториядә ничә лампочка бар?

Студент тиз генә санап чыга:

- Тугыз!

- Унау шул, - ди профессор хәйләкәр елмаеп һәм кесәсеннән лампочка чыгара.

Шул ук хәл икенче көнне дә кабатлана. Профессор:

- Лампочкалар бүген тугыз гына. Мин алмадым шул, - диюгә студент:

- Аның каравы мин алдым, - дип кесәсеннән лампочка чыгара...

 

Карак өйгә керә, ә анда - попугай:

- Кеша барысын да күрә, - дип кычкыра.

Карак ачуы килеп попугайны җәймә белән каплап куя. Ә попугай:

- Кеша мин түгел, Кеша - бульдог!..

 

Ир-ат парашютта сикерә. Җиргә таба оча, янәшәдә - бөркет.

- Биючеләргә - кайнар сәлам!

- Син нәрсә, мин биемим.

- Ничек кенә биерсең әле. Аста - кактуслар...

 

- Әни, ул кабат мин әзерләгән карабодайны ашарга теләми...

- Ник андый булып чыкты соң ул?! Кызым аның өчен тырышкан, пешергән...

- Пешергән?! Аны пешерергә идемени?..

 

Ирем кияүгә чыгарга ресторанда вакытта тәкъдим ясады. Мин бик шатландым үзе, тик бар да шул дәрәҗәдә баналь булыр дип уйламаган идем... Ә аннан соң, апаның булачак ире ничек тәкъдим ясаганын искә төшердем дә, минеке ярый икән әле, дип уйлап куйдым. Җизнәм кесәсеннән алтын балдак чыгарган да, апамнан: "Киеп йөрисең киләме?" - дип сораган...

 

- Әти, әйт әле... Хатын - озаккамы ул?

Әтисе авыр сулап:

- Гомер буена, улым!

- Ул нәрсә, мәктәптән дә начаррак мыни?..

 

Ике дус хатын-кыз сөйләшә.

- Синең ирең кебек кешегә беркайчан да кияүгә чыкмас идем...

- Сөйләмә юкны... Көнләшәсең син. Ул матур түгел дип саныйсыңмы?

- Ул дурак дип саныйм.

- Нишләп?!

- Чөнки сине сайлаган...

Бәдрәфкә керәсем килә, ә анда инде 10 минуттан артык директор утыра, телефоннан кем беләндер сөйләшә. Әле беркайчан да аның урынын бу кадәр үк аласым килмәгән иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев