"Әтнә таңы"ннан - "Төш"
Мин төшемдә сине күрдем, Утыргансың көймәгә. Сине куып тотмак булам, "Ерагаясың нигә?" Бик тырышып алга йөзәм, Тәндә көч-куәт бетә. Сизеп торам тырышмасам, Китәрмен күк тиз төпкә. "Көч-куәт бир миңа", - диеп Ялварамын Ходайга. "Агымыңны тизләт, - димен. - Минем йөзгән уңайга". Шунда кинәт торып бастың Утырган үз көймәңдә. Миңа карап...
Мин төшемдә сине күрдем, Утыргансың көймәгә.
Сине куып тотмак булам, "Ерагаясың нигә?"
Бик тырышып алга йөзәм, Тәндә көч-куәт бетә.
Сизеп торам тырышмасам, Китәрмен күк тиз төпкә.
"Көч-куәт бир миңа", - диеп Ялварамын Ходайга.
"Агымыңны тизләт, - димен. - Минем йөзгән уңайга".
Шунда кинәт торып бастың Утырган үз көймәңдә.
Миңа карап аваз салдың: "Артта калма, кил әйдә!"
Әллә кайдан куәт иңде - Бу Ходайның рәхмәте.
Колач салып йөзә торгач, Куып тоттым көймәне.
Көймә кырын тотып алгач Яктырды күз аллары.
Борылдың да кулың суздың... Тик уяндым, аннары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев